Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Умырзая» чәчәк атты

Быел яз болай да соңарды, умырзая чәчәк атарга иртәрәк әле, диярсез. Әмма Иләбәрдә "Умырзая" исемен алган балалар бакчасына "чәчәк атарга" кышның сузылуы комачауламады.

Иләбәр - Эзмә авыл җирлегендә иң зур торак пункт. Биредә 167 хуҗалыкта 516 кеше яши, былтыр җирлек буенча туган 35 баланың да 15е шушы авылга туры килә.

Эзмә балалар бакчасына йөрүчеләрнең дә күбесе Иләбәрнекеләр. Авылларына балалар бакчасы төзү мәсьәләсен Иләбәрдә яшәүчеләр җыен саен күтәрәләр иде. Бу эш төрле сәбәпләр аркасында сузылып килде. Ниһаять, ата-аналарның теләге чынга ашты. Авылдагы элеккеге башлангыч мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалып, балалар бакчасы итеп үзгәртелгәннән соң узган якшәмбедә кабат үзенең ишекләрен ачты. Бу көн барлык иләбәрлеләр өчен зур бәйрәм булып әверелде. Бакчаны ачу тантанасына аларның төрле оешма-учреждениеләрдә җитәкче булып эшләүче якташлары да килгән иде. Иләбәрлеләрне бәйрәм белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. "Бакча булдыру планы балалар күп булган аркасында тормышка ашты. Балалар юк икән, боларның берсе дә кирәк түгел. Бу бинада башлангыч мәктәп матур гына эшләде. Балаларга өстәмә белем бирү мөмкинлекләреннән нәтиҗәлерәк файдалану максатында башлангычларны Эзмә урта мәктәбенә күчерүгә әти-әниләрнең берсе дә каршы булмагандыр дип уйлыйм. Мәктәпкә автобус йөри, җиһазлану да бара, ремонт ясарга дип торабыз. Мәктәп янәшәсендә төзеләчәк мәдәният йорты балаларга өстәмә шөгыльләнү, түгәрәкләрне алып бару өчен мөмкинлекләрне тагын да арттырачак. Ә балалар бакчасына килгәндә, ремонт аз гына озакка сузылды, сыйфат ягына игътибарны арттырмыйча булмады. Ә бакчаны җиһазлауга өлеш кертүчеләрнең яхшылыгы үзләренә яхшылык булып әйләнеп кайтсын, бакчаның игелеген күрергә язсын иде.


]]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы ремонты иләбәр бакча

2
X