Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Килешүгә кул куелды

Узган якшәмбедә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Виктор Коршунов җитәкчелегендәге Алтай крае Алтай районы делегациясен кабул итте.

Кунаклар иң элек районның социаль-мәдәни учреждениеләре белән таныштылар, аерым алганда, "Бәләкәч" балалар бакчасында, бассейнда, спорткомплекста, реконструкцияләнгән мәдәният йортында булдылар. Аннары Алтай районы һәм Саба муниципаль районы арасында сәүдә-икътисади, экология, социаль һәм мәдәни, физик культура һәм туризм, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Документны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Алтай районы башлыгы Виктор Коршунов үз имзалары белән беркеттеләр.

Килешү тигез хокуклылык, үзара партнерлык һәм җаваплылык шартларында хезмәттәшлек итүне, мөнәсәбәтләрне һәрьяклап ныгыту өчен уңайлы шартлар тудыруны, якларның потенциалын нәтиҗәле файдалануны, төбәкара элемтәләрне ныгытуны күздә тота.

Алтай районы халык һәм социаль-мәдәни объектлары саны, шөгыле ягыннан безнең районга тиңдәш дияргә була. Биредә крайның иң эре аграр комплексы үсеш алган, болан мөгезеннән ясалган препаратлар белән дәвалаучы панто-сәламәтләндерү үзәкләре урнашкан.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алтайсаба