Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көндәшлеккә бирешмичә

Өч йөзгә якын хезмәт кешесен туплаган кооператорлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тантаналы төстә Бөрә аланында билгеләп үттеләр.

Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Шәүкәт Гайнетдиновның тәбрикләү сүзен әйбәт коллектив тупланды дип башлавы үзе үк күп нәрсәләр турында сөйли. Хәзерге көндә районыбыз авылларында райпоның 47 кибете шәхси эшмәкәрләр белән көндәшлеккә бирешмичә, халыкка югары культуралы сәүдә хезмәте күрсәтә. Узган ел Саба муниципаль районы Советы ярдәме белән берлектә Пүкәл, Югары Симет, Чулпыч, Йосыф-Алан авылларында яңа кибетләр файдалануга тапшырылды. Бүген Кече Кибәче авылында райпоның яңа сәүдә йорты ачылды. Бигәнәй авылы халкын да быел яңа кибетле итәргә җыеналар. Болар барысы да элек-электән халыкка якын булып калган райпо системасының үсешен, яшәешен күрсәтә.

Саба муниципаль районы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Таһир Шәрәфиев идарә рәисенең чыгышын тагын да тулыландырды. "Узган атнада Ижау Сабантуенда райпо коллективы күрсәткән сәүдә хезмәте плюс бишле билгесе белән бәяләнде,- дип башлады ул сүзен. - Районда уза торган барлык чаралар, Казан халкына күрсәтелә торган ярминкәләрнең берсе дә сезнең катнаштан башка узмый. Вакыт белән исәпләшмичә, район халыкна игелекле сәүдә хезмәте күрсәтүегез өчен чиксез рәхмәт",- диде ул, кооператор хезмәтенә югары бәя биреп.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев