Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кылны кырыкка ярыр чак

Чыннан да хуҗалык­ларда шундый вакытлар бүген. Бөртеклеләрнең дә, көзге чәчүгә җирнең дә өлгерүе бер үк вакытта туры килде. Шулар белән беррәттән терлек азыгын да үзвакытында әзерләргә кирәк.

Хезмәтне оештыру тө­гәл үтәлгәндә булсынга эшләүче игенчеләр һәр­кайсына да өлгерергә тырыша.

"Борчак уңышы да яхшы"

18 август көнне "Нырты" авыл хуҗалыгы пред­приятиесенең игенче-механизаторлары эше белән таныштык. Аларның да бер төркеме уракта, икенчеләре сенаж массасы туплый, өченчеләре арыш чәчә. 90 гектарлы басуда Илдар Әхмәтшин, Рушан Шакиров, Марсель Әхмәтшин, әтиле-уллы Илһам һәм Ильяс Миңнегуловлар төштән соң тритикале уңышын җыйныйлар иде. 400 гектарлы арыш кырыннан 8175, 8 центнер уңыш алганнар. Гектарына уртача 20,44 центнер туры килә. Туксан гектарлы борчакны да бер көндә җыярга өлгергәннәр.

- Алдагы елларга кара­ганда быел уңыш әйбәт. Саламы да узган ел кыс­ка иде, быел мул, - ди Татарстанның атка­зан­ган механизаторы Ил­һам Миңнегулов. - Арыш, бор­чак җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләдек, менә тритикалены бетер­гәч бу көннәрдә көзге бодайга керәбез. Борчакның да уңышы яхшы булды. Гектарына 17 центнер чыкты, елына күрә начар түгел бу.

- Төшкә кадәр чыгып­ булмады, дымлы­лык югары булды. Три­тика­леның 16 проценттан арт­маска тиеш, кичә кичтән 17 иде, - ди агроном Инсаф Мөхәрләмов.

Комбайннарның бункер­лары бер-бер артлы тулып тора. "Нива" бункерына ике тоннага якын икмәк сыя. Һава торышы уңай булып, урак тулы куәтенә барган көннәрдә егермешәр бункер да җыйган чаклар бар, ди игенчеләр. Рамил Гарифуллин, Фәрит Шакиров, Рушан Әхмәтшин комбайннарга тукталып торырга вакыт калдырмый. Алар иярләгән "КамАЗ" машиналары тиз арада ындыр табагына икмәкләрне ташый. Таһир Шиһабиев белән Фәнил Муллахмәтов саламнарны пресслауда хезмәт куя. Хуҗалыкның Кукмара районы белән чиктәш кырында көзге чәчү башланып киткән.

Тырышларга - премия

Биредә АПК хезмәтчән­нәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллинаны да очраттык. Игенчеләрнең хәлен белеп, хуҗалыклардагы эш барышы белән танышып йөри.

-Игеннәрне җыйнап алу эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкаруга этәргеч бирү мак­­сатыннан район баш­­­лыгының карары чык­ты. Комбайнчылар, шоферлар арасында югары җитештерүчәнлек тәэмин иткән өчен төрле егәрлекле комбайннар, кырдан ашлык ташучы "КамАЗ" шоферларына, үзйөрешле ургычлар белән бөртекле ашлык, рапс һәм орлыкка күпьеллык үләннәр уруда катнашкан техника йөртүчеләргә матди кызыксындыру чаралары каралган, - дип түләүләр белән таныштырды ул.

Бу уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек идарәсе игенче-ме­ханизаторларның хез­­мәт эшчәнлеге буенча ярыш экраны да чыгарып килә. Аның нәти­җәләренә күз салсак, "Акрос-580" комбайнында "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗа­лы­гын­нан Рәис Шакиров бе­ренчелектә бара. Ул 7891 центнер ашлык суктырган. "ДОН-1500"дә "Урта Саба"дан Илсур Галиев (5252 центнер). "Нива"да "Нырты"дан Илһам Миңнегулов (2500 центнер). "Акрос-530"да "Шытсу"дан Җәүдәт Хәбибуллин (5488 центнер).

Агымдагы уракта районда 22500 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыйнап ала­сы бар. 35 процент мәйданда эш башкарылган дигән сүз. 16 августка 141051 тонна сенаж, 10369 тонна силос әзерләнгән. Хуҗалыклар 15 августта көзге чәчүне дә башлап җибәрде. Бу эшкә бе­ренчеләрдән булып, "Ту­ган як", "Шытсу", "Яв­лаштау", "Нырты", "Мичән", "Курсабаш" ху­җалыклары кереште. Әлеге хуҗалыкларда 20 техника эшли. Бүгенге көнгә 1500 гектарда көзге чәчү эшләре башкарылган. Шулай ук терлекчелек тә күз уңыннан югалмый. Бер көнгә 121452 килограмм сөт савыла. Бер сыердан уртача 17,8 килограмм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев