Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лесхоз барысын да сокландырды

Бу атнада Казанда 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк АТЭС форумы чаралары башланды.

АТЭС (инглизчәсе - АPEC) Тын океан яры буенда урнашкан илләрне шушы регионда икътисадый үсеш тәэмин итү максатында берләштерүче халыкара оешма булып санала. Россиягә әлеге оешмага 1998 елда кергән иде. Быел Россия форумда үзе өчен өстенлекле саналган юнәлешләр буенча рәислек итә. Шундый юнәлешләрнең берсе - Себернең һәм Ерак Көнчыгышның Азия-Тын океан регионы белән хуҗалык элемтәләрен ныгыту.

АТЭС икътисады эксперт төркеменең урманнарны законсыз кисү һәм сәүдә итү мәсьәләренә багышлап Казанда узган икенче утырышында Россия урман хуҗалыгы агентлыгы әлеге төр җинаятьләрне кисәтү максатында регионнарда хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүнең практик чараларын камилләштерү инициативасы белән чыкты. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, климатның глобаль үзгәрүе шартларында дөньяның барлык почмакларында урман экосистемасы белән бәйле вәзгыятьне яхшырту өчен күп көч куярга кирәк әле. Татарстан урманнар һәм аларның саклау буенча халыкара механизмны ныгыту мәнфәгатьләрендә АТЭК икътисадын берләштерергә булышлык итәргә ниятли. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев