Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Милли рух фольклорда яши

Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә, Арча мәдәният йортлары хезмәткәрләре белән мәдәниятне үстерүгә багышланган семинар-укулар оештырылды.

Укуларны ТР мәдәният министрлыгы каршындагы традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, Казан федераль университеты доценты Фәнзилә Җәүһәрева алып барды. Бөтен тормышын милли хәзинәләребезне сак­лауга багышлаган Фәнзилә Хәким кызы ике көн дәвамында үзенең яңа уй-фикерләре, эш­лек­ле тәкъдим-фикерләре белән семинарда катнашучыларның күңеленә үтеп керде. "Бүгенге көннең төп сыйфатлары - ыгы-зыгылы, кабалану, максатка ашкыну... Яшәү шартларының үзгәрүе, гомумкешелек кыйммәтләре алышыну адәм баласының рухи дөньясына да тәэсир итми калмады. Җир йөзендә яшәп килүче меңнәрчә халыкларның үз йөзен саклап калу мәсьәләсе бүгенге көндә халыкара мәдәни оешмаларның үзәк проблемаларына әверелде. Әлбәттә, яңа чорның тискәре күренешләре без татарларны да читләтеп узмады",- диде ул. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев