Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент Рөстәм Миңнеханов – Саба районында

Әле эшләргә дә эшләргә

Узган шимбәдә районыбызга эш визиты белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика җитәкчесе иң элек Шәмәрдәндә булып, гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү адреслы программасы нигезендә төзелгән 24 фатирлы йортта булды. Яңа йортка беренчеләрдән булып 14 ел баракта яшәгән Брауннар гаиләсе күченгән. Президент аларның яңа фатирлы булу шатлыгын уртаклашып, телевизор бүләк итте, Роза ханымның шушы көннәрдә армиягә алыначак улы - спортчы егет В.Браунга теләкләрен җиткерде. (Язманы тулысынча "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Президент Р.Миңнеханов Пүкәл авылы янында 1500 баш сыерга заман таләпләренә туры китереп төзелгән сөтчелек комплексында булды һәм "Алтын Саба М" агросәнәгать төркеменең инвестиция планы белән танышты.

"Бәләкәч" балалар бакчасы балаларнын олы шатлыгы.

Президент районыбыздагы эш визитын дәвам итеп, Байлар Сабасында 220 урынлы "Бәләкәч" балалар бакчасын рәсми ачу тантанасында катнашты.

Р. Миңнеханов очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап биреп, күтәрелгән фикер-тәкъдимнәрнең өйрәнеләчәгенә вәгъдә бирде.

Залда утыручы халык тын да алмый Президентны тынлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев