Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ҺӘР ЕЛНЫҢ ҮЗ УҢЫШЫ

Авыл хуҗалыгы уңыш­лардан, табышлардан, югалтулардан тора. Һәр елның үз уңышы, үз куанычы бар. Планлаштырган уңышка ирешү өчен табигать шартларының да уңай килүе кирәк.

Авыл хуҗалыгында бер-берсенә хезмәт итә торган төп җитештерү тармаклары - игенчелек белән терлекчелек.

Ел-елга охшамый, дибез, ул, чыннан да, шулай. Былтыр игенчелектә һәр гектардан уртача 33әр центнер уңыш җыйнап алынды, терлекләргә икееллык азык запасы тупланды. Быел да барлык агротехник чаралар үз вакытында үткәрелде, туфрак ашланды. Әмма җәйнең коры килүе бөртекле культуралар уңышына тискәре йогынты ясаганлыктан, бөртеклеләрдән район буенча уртача 18,9 центнер уңыш белән генә канәгатьләнергә туры килде. Әлеге күрсәткеч "Олыяз", "Туган як", "Алтын Саба-М" җәм­гыятьләрендә, "Мө­хәм­мәтшин" фермер ху­җалыгында, "Мичән" фи­лиалында уртача 33,3-22,2 центнер булды. Быел уңыш чәчүне туфракта дым барында иртә срокта үткәрү исәбенә алынды. Амбарларга 45000 тонна ашлык кайтты.

Игенчелектә киләсе ел уңышының нигезе көздән салына. Быел да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә иген-икмәк үстереләчәк басулар эшкәртелеп бетте. 7000 гектарда көзге культуралар чәчелде. Аның 1000 гектарга якын мәйданы микроэлементлы ашламалар белән тукландырылды. Аерым басуларның авыруларга каршы фундозол препараты белән эшкәртелүе дә, уңышны арттыру максатыннан үткәрелде. Шулай ук "Саба" җәмгыяте филилларында үстерелгән рапс орлыгыннан май сыгуны үзебездә башкаруны күздә тотып, "Шытсу" җәмгыяте базасында махсус җиһазландырылган цех файдалануга тапшырылды. Хәзерге вакытта рапс мае сыктырылып, түбе (жмых) терлекчелек фермаларына таратыла.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Гафур Хәсәншин,

район авыл

хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев