Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Һәр сыердан – 20 килограмм

    "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалы терлекчеләре үзләренең һөнәри слетларына күркәм хезмәт уңышлары белән киләләр.

    Узган ел бу вакытта дәүләткә көнгә 3500 килограмм сөт саткан булсалар, хәзер Казанның "Молтрейд" сөт комбинатына 7000 килограмм продукция тапшыралар. "Ел башыннан көтү әйләнешенә югары продукцияле 106 баш тана кертелде. Шуның исәбенә савым сыерларның баш саннары 380гә җиткерелде. Хәзерге вакытта һәр сыердан уртача 20шәр килограмм сөт савып алабыз, ягъни былтырга карата җидешәр килограммга арттырдык",- ди филиал җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов.

    Комплекстагы сыерларны саву - Эльмира Низамиева, Ризәлә Мөбаракшина, Фидәния Мирзина һәм Ләйлә Сафиуллинага беркетелгән. Алар иртәнге сәгать биштән алып кичке сигезгә кадәр ике сменага бүленеп эшлиләр. "Сыерлар бәйсез асралса да, гел торакта гына тотмыйбыз. Иртә-кич көн саен өч сәгать ферма янындагы көтүлектә йөртәбез. Бу "прогулка" мацион һәм тояк авыруларына каршы профилактик чара буларак та оештырыла",- дип, баш зоотехник Ранур Баһавиев хезмәтне оештыру турында сөйләде. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

    Г.Галимуллина.

    Н.Дәүләтов фотосы. Рәсемдә филиал җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗановны, баш зоотехник Ранур Баһавиевны һәм сыер савучылар Фидәния Мирзина, Ләйлә Сафиуллинаны күрәсез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: