Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда бәрәңге утырту төгәлләнә

Бүгенге көндә басуларда игенче-механизаторлар чәчүлекләрне өстәмә тукландыра. Район буенча 7500 гектар мәйдан тамырдан тукландырылган.

Шул ук вакытта 8 мең гектар мәйданда көзге культуралар чүп үләннәргә, 2 мең гектар мәйдан авыруларга, 1 мең гектар корткычларга каршы эшкәртелгән. Соңгы еллардагы һава шартлары үсемлекләр үсү өчен бик уңайлы булмаганлыктан, авыл хезмәтчәннәре чүп үләннәргә каршы көрәшне һәм бер үк вакытта үсем­лекләрнең ко­ры­лыкка һәм стресска чыдамлыгын арт­тыру өчен аларның яфраклары аша ашламалар кертү эш­ләрен дә башкара. Яфрактан тукландыру 2 мең гектарда башкарылган.

Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда кукуруз һәм бәрәңге үстереләсе мәйданнарның соңгы гектарларында эш бара. "Икенче икмәк" бәрәңге "Шытсу"җәмгыятендә, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш", "Мичән" һәм "Тимершык" бригадаларында, барлыгы 200 гектар мәйданда үстереләчәк.

"Саба" җәмгыятенең Ми­чән бригадасында бәрәң­гене 100 гектарда утыртуны планлаштырганнар.

-Безнең хуҗалыкта мо­ңарчы бәрәңге утыртыл­мады. Быел "Колобок" сортын утыртабыз. Бәрәңге утыртасы җиргә алдан культивация кертеп ба­­рабыз. Бер гектарга дүрт центнер исәбеннән диам­мофос ашламасы кер­телә, орлык бәрәңгесе гектарына 3 тонна утыртыла. Диаммофос сос­тавындагы фосфор тишелеп чыкканда тамыр җибәрер өчен, калий авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Су сиптергеч көйләп куелды. Аңа Мишә елгасыннан су сиптерәчәкбез, - ди хуҗалык агрономы Азат Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев