Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райондашлар, Халык бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Без бу көннәрдә ике тарихи бәйрәм - тамырлары белән ерак үткәннәргә барып тоташкан Россиядә Халык бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәрен билгеләп үтәчәкбез.

Бу ике әһәмиятле датаны мөһим уртаклык - бәйсезлек, халыклар дуслыгы, татулык һәм бердәмлек идеяләре берләштерә. Әлеге кыйммәтләр сәяси, әхлакый-тәрбияви әһәмиятен беркайчан да югалтмыйлар. Бу бәйрәмнәр - илебездә яши торган төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында үзара татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль-икътисадый вәзгыять символы.

Республикабыз Конституциясе кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез. Төп законыбыз кабул ителгәннән соң, җәмгыятьтә социаль киеренкелек, җитди низаглар булдырмыйча калынып, сынау еллары лаеклы узылды.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да ихлас күңелдән истәлекле бәйрәмнәребез - Халык бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас күңелдән котлап, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез көр, эш көннәрегез тыныч булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X