Районыбыз студентларына
Көн темасы

Районыбыз студентларына

Хөрмәтле студентлар! Сезне чын күңелдән Россия студентлары көне белән котлыйбыз! Студент еллары - кеше тормышының иң кызыклы, күңелле, шул ук вакытта җаваплы чоры. Бу - үз-үзеңне эзләп табу вакыты.

Яшь вакытта киләчәктәге һөнәргә һәм тормыштагы уңышларга нигез салына, кичереш-тәэсирләр байлыгы буенча студент елларын башка бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Тормышыгыз вакыйгаларга бай булсын, анда уку һәм фән, ял һәм актив эшчәнлек, дуслык һәм мәхәббәт - барысына да урын табылсын. Билгеләнгән максатларга кыю атлагыз, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, тормышта һәркайсыгыз үз урынын тапсын.

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.


Нет комментариев