Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбызда кукурузлар елына күрә күкрәп уңган

Районыбыз кырларында соңгы культура - кукуруз уру эше дәвам итә. Витаминнарга бай кукуруз терлекләр өчен кышлату чорына төп азык. Һава торышына бәйле сәбәпле, кырларда кукуруз башта чыкмады, соңыннан күтәрелеп китте. Әлеге культура быел районда 5900 гектарда игелде. Шуның 1200 гектары - бөртеккә, калганы - силос өчен. Район авыл хуҗалыгы һәм...

Районыбыз кырларында соңгы культура - кукуруз уру эше дәвам итә. Витаминнарга бай кукуруз терлекләр өчен кышлату чорына төп азык. Һава торышына бәйле сәбәпле, кырларда кукуруз башта чыкмады, соңыннан күтәрелеп китте.

Әлеге культура быел районда 5900 гектарда игелде. Шуның 1200 гектары - бөртеккә, калганы - силос өчен. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 500 гектардан 10 меж мең тонна силос әзерләнгән. "Мөхәммәтшин" крес­тьян-фермер хуҗалы­гын­да - 1529, "Симет" җәмгыятендә - 2600, "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгында 1000 тонна силос салынган.

Кукурузны иң күп мәйданда иккән "Игенче" җәмгыятендә дә кызу эш кайный. Язын "МТЗ-12,2" тракторларын иярләүче механизаторлар Фариз Тимергалиев һәм Минтимер Газизов чәчеп, Рифнур Шиһабиев "МТЗ-82" тракторы белән рәт араларын да эшкәрткәч кукурузлар елына күрә күкрәп уңган хуҗалыкта. Мул уңышның нәтиҗәсе болар гына түгел билгеле. Җир үзенә хөрмәтне тоя.

-Соңгы өч елда кукуруздан мул уңыш ала алмадык. Хуҗалыкта терлекләрнең баш саны күп. Шуңа күрә кукуруз игүгә быел зур игътибар бирергә тырыштык. Узган ел көзге бодай җыеп алынгач, көздән яхшылап эшкәртеп калдык. Чәчкәндә аммиак керттек, үсү чорында яфрактан тукландыру үткәрдек. 400 гектарында рәт араларын эшкәрттек, нәтиҗә сөендерә. "Катерина", "Краснодарский-194", "Росс-199", "Рос-140" һәм "Кубанский" сортлары. Ике көн ярым "Росс-140" сорты үстерелгән 50 гектарлы кырда эшләдек. Ул җиргә 600 центнер аммиак та кертелгән иде. Гектарыннан уртача 270 центнер тирәсе чыкты, хәзер "Кубанский-101" сортын ала башладык, анысы уртача 236 центнер. Көнгә 20 гектар чамасы мәйдан җыеп алына, - ди хуҗалык агрономы Нияз Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев