Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ред Леди” сортлы бәрәңге гектарыннан уртача 300 центнер уңыш бирә

Бәрәңге - җир байлыгы. Хуҗалыкларда икенче икмәк бәрәңге уңышын җыйнау бара. Район буенча барлыгы алты хуҗалыкта - "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе, Сатыш, Мичән, Явлаштау, Тимершык бригадаларында, "Шытсу" җәмгыяте кырларында бәрәңге үстерелде. Хәзерге вакытта район буенча 130 гектар җирдә бәрәңге уңышы җыелган, бу барлык мәйданның 65 проценты дигән сүз. 20 сентябрьгә...

Бәрәңге - җир байлыгы. Хуҗалыкларда икенче икмәк бәрәңге уңышын җыйнау бара. Район буенча барлыгы алты хуҗалыкта - "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе, Сатыш, Мичән, Явлаштау, Тимершык бригадаларында, "Шытсу" җәмгыяте кырларында бәрәңге үстерелде.

Хәзерге вакытта район буенча 130 гектар җирдә бәрәңге уңышы җыелган, бу барлык мәйданның 65 проценты дигән сүз. 20 сентябрьгә барлыгы 2600 центнер "икенче икмәк" җыеп алынган. Район басуларында 9 бәрәңге алу комбайны эшли. Уңышның чыгышы гектарыннан уртача 200 центнер. "Урыны-урыны белән 300 центнер уңыш биргән мәйданнар да бар. Тимершык бригадасында 10 гектарда яңа сорт "Ред Леди" сорты утыртылган иде. Уңышы мул, гектарыннан 300 центнер чыкты", - ди районның баш агрономы Ринат Нигъмәтҗанов. (Тулы язманы газетабызның 22 сентябрь санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев