Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! 12 июньдә илебез халкы Россия көнен бәйрәм итә. Моннан 24 ел элек дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителгәннән соң, Россия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты. Шушы еллар эчендә Россия үзенең дәүләтчелек нигезен төзеп, зур юл үтте, дөнья күләмендә танылуга иреште, абруй казанды. Безнең...

Хөрмәтле райондашлар! 12 июньдә илебез халкы Россия көнен бәйрәм итә. Моннан 24 ел элек дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителгәннән соң, Россия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты. Шушы еллар эчендә Россия үзенең дәүләтчелек нигезен төзеп, зур юл үтте, дөнья күләмендә танылуга иреште, абруй казанды.

Безнең барыбыз өчен дә уртак Ватаныбыз булган Россиядә тамырларыбыз бер. Күпмилләтле илебез халкының авыр сугыш елларындагы һәм тыныч тормыштагы фидакарьлеге сокланырлык. Хәзерге вакытта цивилизацияле демократик һәм хокукый дәүләт төзү, икътисад, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәләрне үстерү, тормышыбызны сыйфат ягыннан яхшырту өчен зур эшләр башкарыла. Үзара аңлашып-килешеп яшәү, хезмәттәшлек, Ватанга бирелгәнлек, илебез, киләчәк буын өчен җаваплылык тою, фидакарь хезмәт итү тыныч шартларда, иминлектә алгарыш юлыннан алга баруның мөһим шарты.

Сезне, хөрмәтле райондашлар, төрле милләт халыкларын берләштерүче бәйрәм - Россия көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, якты өмет-ышаныч, Ватаныбыз мәнфәгатьләре хакына хезмәттә зур уңышларга ирешүегезне телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев