Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Саба аграр көллиятенең яңа бинасын ачуда катнашты

Татарстан Президенты 2018 елда башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясауга багышланган район советы сессиясендә катнашу өчен Саба районына килде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба аграр көллиятенең яңа бинасын ачуда катнашты. Биредә авылда ихтыяҗ иң зур булган компетенцияләр буенча белгечләр, шул исәптән механизаторлар, икътисадчылар, төзүчеләр әзерлиләр.

«Төзүчеләргә зур рәхмәт, барлык эшләр дә югары дәрәҗәдә башкарылган. Без укыган чагында белем йортының җиһазланышы хәзергедән күпкә тыйнаграк иде. Бүгенге көндә республикада 30дан артык ресурс үзәге бар һәм бу иң яхшыларның берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.

Саба аграр көллиятенә 1980 елда нигез салынган, бүген биредә 437 кеше белем ала, аларның күбесе Саба, Балтач һәм Кукмара районнарында яши. Көллиятнең 3,8 мең квадрат метр мәйданны биләгән яңа бинасы 2018 елның декабрендә сафка баскан. Бинада 13 аудитория, шулай ук 370 урынлы актлар залы бар.

Рөстәм Миңнеханов 2018 елда башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясауга багышланган район советы сессиясендә катнашу өчен Саба районына килде. ТР Президенты шулай ук 6,8 мең квадрат метр мәйданны биләгән «Saba Arena» универсаль спорт комплексы бинасы белән танышты.

Яңа спорт комплексы бадминтон, волейбол, мини-футбол мәйданчыкларын һәм 272 урынга исәпләнгән трибунаны үз эченә ала. Бинада шулай ук өстәл теннисы уйнау өчен ике кечкенә зал, 40 урынлы шахмат классы, 40 кешегә исәпләнгән буфет һәм тренажер залы бар.

«Saba Arena» спорт комплексы базасында «Саба Ракетка» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен ачу күздә тотыла.

Фото: www.vk.com/rnm

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев