Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба – Чаны хезмәттәшлеге

Килешүгә кул куелды

Бу атнада Сабада Новосибирск өлкәсенең Чаны районы һәм Саба муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Документны Саба мңниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Чаны районы башлыгы Виктор Губер үз имзалары белән беркеттеләр.

Килешү территорияләрнең динамик үсеше өчен уңайлы шартлар тудыруны, сәүдә-икътисад, фән-техника һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итүне, якларның потенциалын нәтиҗәле файдалануны, төбәкара элемтәләрне ныгытуны күздә тота.

Килешүне имзалау тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Новосибирск өлкәсенең төбәк милли-мәдәни автономиясе президенты Әмир Гәрәев һәм башкалар катнашты.

Чаны районы халык саны һәм социаль-мәдәни объектлары ягыннан безнең районга тиңдәш дияргә була. Татарлар 14 процент тәшкил итә. Аның территориясендә Себердә зурлыгы ягыннан Байкалдан гына калышкан Чаны күле һәм Россиядә минераль су җитештерү буенча иң эреләрдән саналган - "Карачинский источник" предприятиесе урнашкан. Район шулай ук "Карачи" курорты белән дә билгеле. В.Губер үзенең чыгышында әйткәнчә, Чаныда авыл хуҗалыгы тотрыклы үсеп килә, мөгезле эре терлекләр саны буенча өлкәдә алдынгы урынны тота. Район башлыгы Саба төбәге белән хезмәттәшлек итү мәдәни-спорт өлкәсенә дә, минераль сулар сәүдәсенә дә кагылачагын белдерде. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов,

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: saba chanyi