Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба көллиятен беләләр

Халык телендә озак еллар СПТУ дип йөртелгән уку йортының көннәрдән бер көнне урта һөнәри белем бирүче автоном дәүләт учреждениесе статусына ия данлыклы аграр көллияткә әйләнер дип күз алдына китерә алмый идек.

Шушы көннәрдә көллияткә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт аккредитациясе турында таныклык бирелде. Автоном учреждение булу аның финанс эшчәнлеген тагын да яхшыртырга ярдәм итәчәк. Биредә үрнәк дисциплина, спортта чыныгу, үзешчән сәнгать осталыгын үстерүнең нигезе лицей исемен йөрткәндә үк салынды. Соңгы өч елда әлеге уку йорты авыл хуҗалыгы тармагына бухгалтерлар һәм механиклар әзерли торган аграр көллият итеп үзгәртелгәч, даны тагын да үсте. Биредә тирә-як районнардан килгән 400дән артык студент белгечлек ала.

30 июнь көнне көллият беренче карлыгачларын очырды. Биредә белем алган туксан ике егет һәм кызга бухгалтер белгечлеге дипломнарын Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов тапшырды.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев