Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба районы алдынгылар рәтендә

"2015 ел сынауларын уңышлы үттек", - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы тармагына нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясендә.


Чыннан да, 2015 ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тагын корылык белән сынады. Шулай булуга да карамастан, быел республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме узган ел белән чагыштырганда шактый күбрәк. Өстәвенә, Татарстан - җитештерелгән сөт күләме буенча Россиядә беренче урынны тота. Быел сөтнең гомуми күләме - 1,8 миллион тонна булыр дип фаразлана. Җитештерелгән ит күләме буенча республика Россиядә - икенче. Аның гомуми күләме 500 мең тонна булыр дип уйланыла.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү арткан

Соңгы елларда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы шактый катлаулы чор кичерә. 2000-2009нчы елларда республика ел саен 6 процент үсеш күрсәтсә, соңгы вакытта һава торышы агросәнәгать өлкәсендәге үсешне шактый тоткарлый. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, мондый шартларда җитештерелгән продукция күләмен билгеле бер дәрәҗәдә саклап калу да - зур җиңү.

Билгеле булганча, 2015 елда җыеп алынган ашлыкның гомуми күләме 3,5 миллион тонна тәшкил итте, уңдырышлылык - гектарыннан 22 центнер.

- Әле алай гына да түгел, республикада продукция җитештерү күләме арта. Быел бу үсеш якынча 2,6 процент тәшкил итәр дип фаразлана. Узган ел исә әлеге үсеш күләме 2,3 процент иде, - дип ассызыклады министр.

Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләменә килгәндә, 2015 елда бу күрсәткеч 220 миллиард сум булыр дип уйланыла. 2014 елда бу сан 189 миллиард сум тәшкил иткән булган.

- Һава шартлары шактый катлаулы булуга карамастан, без кредит бурычлары үсүгә юл куймадык. Кредит күләме исә шактый зур - якынча 101 миллиард сум, - дип дәвам итте сүзен Марат Әхмәтов.

Министр китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елда корылык китергән зыян күләме якынча 20-21 миллиард сум дип исәпләнә.

Кайсы районнар беренче?

Иң күп ашлык җитештергән район - Арча. Биредә барлыгы 150,8 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык - гектарына 29 центнер. Икенче урында - Актаныш, өченчедә - Азнакай. Уңдырышлылык аеруча югары булган район - Балтач. Биредә бер гектар җирдән якынча 37 центнер уңыш җыеп алынган.

Иң күп бәрәңге җитештергән район - Арча. Биредә якынча 64 мең тонна бәрәңге уңышы җыйганнар. Уңдырышлылык буенча шулай ук Арчага тиңнәр юк. Биредә бәрәңге уңышы бер гектарга якынча 320 центнер тәшкил итә.

Шикәр чөгендере буенча иң зур уңдырышлылык күрсәткән район - Зәй (гектарына 420 центнер). Җыеп алынган уңыш күләме буенча Зәй шулай ук алдынгы урынны тота. Биредә шикәр чөгендере уңышы 350 мең тонна булган.

Җитештерелгән ит күләме буенча беренче урында - Тукай районы. Биредә 97 мең тонна кош, дуңгыз һәм мөгезле эре терлек ите җитештерелгән.

Җитештерелгән сөт күләме буенча Балтач районы беренчелекне бирми. Биредә агымдагы елның 9 аенда барлыгы 48 мең тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан савыла торган сөт күләме буенча хәзерге вакытта Саба - беренче. Биредә бер сыердан якынча 17 килограмм сөт савыла. Ел башыннан ук санаганда исә, Әтнә районына тиңнәр юк. Биредә бу күрсәткеч бер сыерга 5,5 мең литр туры килә.

Уртача хезмәт хакы - 17 мең сум

- Хуҗалыклар быел шактый уңышлы эшләде, аларның финанс хәлен начар дип булмый. Хәзерге вакытта агросәнәгать предприятиеләренең 92 проценты табыш китерә. Бары тик 8 процент хуҗалык кына зыянга эшли, - диде министр.

Өстәвенә, агымдагы елда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 14 процентка арткан.

- Бу - шактый катлаулы мәсьәлә. Авыл җирендәге хезмәт урыннарының популярлыгы да нәкъ менә шушы күрсәткеч белән бәйле. Хәзерге вакытта агросәнәгать өлкәсендәге уртача хезмәт хакы 17 мең сум тәшкил итә, - дип борчуын белдерде Марат Әхмәтов.

Шикәр чөгендере ярдәмгә килә

Агымдагы елда шикәр чөгендере күләме якынча 2 миллион тонна булыр дип фаразлана. Бу культура уңышы хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтергә тиеш. Ник дигәндә, шикәр - биржа товары. Аның бәясе валюта курсына карап үзгәрә. Шул рәвешле, быел агросәнәгать предприятиеләре һәм шикәр заводлары шикәр чөгендерен эшкәртү һәм сатудан шактый гына табыш алырга мөмкин, дип саный министр.

- Шикәр чөгендере уңышы быел зуррак булыр дип тә уйлаган идек. Кызганыч, сентябрь коры килде. Ә бу - шикәр чөгендеренең иң үсә торган вакыты. Салкынлы, яңгырлы көндә ул көн саен 6 граммга үсәргә сәләтле. Быел исә бу культура әллә ни үсә алмады. Шулай да, ул корылыкны әйбәт үтте. Якынча уңдырышлылык - гектарына 350 центнер дип исәпләнә, - диде министр.

Шикәр чөгендеренең бәясенә килгәндә, ул тоннасы 2 300 сум булыр дип фаразлана. Башка елларда ул 1600-1700 сум булган.

Чит ил товарын үзебезнеке белән алыштыру ничек бара?

Марат Әхмәтов чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру мәсьәләсенә дә тукталды.

- Кызганыч, җиләк-җимеш үстерү буенча без Кубань, Краснодар, Әстерхан, Ростов-на-Дону кебек төбәкләр белән көндәшлек итә алмыйбыз. Ә менә үзебездә үсә торган алма, чия, слива, җиләк кебек төрләрне җитештерүнең күләмен арттыру кирәк, - дип белдерде министр.

Бактың исә, "Агрокөч Групп"ның "Челны-Бройлер" оешмасы, "Кама Бекон" кебек компанияләр тиздән шушы юнәлештә эшли башларга мөмкин икән.

- Өстәвенә, сыер итенә дә базарда урын бар. Безгә мөгезле эре терлек тармагын, сөтчелекне үстерү кирәк. Моның өчен бу өлкәдә шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәмен арттыру сорала, - диде Марат Әхмәтов.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев