Хөрмәтле газета укучыларыбыз, инде вәгъдә иткәнебезчә, 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылучылар арасында абунәчеләр бәйрәме үткәрәбез!
Шунысы куанычлы: райондашларыбыз быел да яраткан газеталарына хыянәт итмәделәр, киләсе яртыеллыкта "Саба таңнары"н барлыгы 3504 кеше алдырачак. Ә газета укучыларыбызның 400ләбе бүләк өләшү бәйрәмендә катнашырга теләк белдерде, ягъни газетага язылу квитанцияләрен безгә юллады. "Абунәче бәйрәме" 11 июль-җомга көнне 14сәгать 30 минутта Балалар иҗат үзәге бинасы каршында үткәреләчәк. Төп спонсорыбыз "Илфани" сәүдә комплексы бәйрәмебезгә 30лап төр призын тәкъдим итәчәк. Бәйрәмебезгә рәхим итегез, дуслар! Көтәбез!


Нет комментариев