Реклама
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген һәм иртәгә көндез ТР буенча урыны белән һәм Казанда төньяк-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлектә җил, юеш кар явуы, юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.
Көндез Сабада температура 1 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын, Татарстан буенча 3 гардус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак.
20 мартка каршы төндә республикада болытлы һава, кар явачак. Төнлә температура 3-8 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз