Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабантуйлары белән!

Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның 2014 елгы САБАНТУЙ бәйрәмнәрендә катнашучыларга ТӘБРИКЛӘВЕ

Кадерле райондашлар, кайткан кунаклар, дуслар! Барлык Саба районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән милләтебезнең гүзәл бәйрәме Сабантуй белән тәбрик итәм. Сабантуй бәйрәме безнең милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Милләттәшләребезнең якты йөзе, дустанә мөнәсәбәте олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыя. Бик күп күркәм йолалар һәм традицияләрне эченә алган Сабантуй бәйрәме халкыбызның үткәнен һәм киләчәген тоташтыручы ныклы чылбыр, безнең халыкның бердәмлеккә омтылышын чагылдыручы символ булып тора. Сабантуй бәйрәме шул ук вакытта үзенең кабатланмас төсмерләрен саклап килә, төрки халыкларның гүзәл традицияләре һәм рухи кыйммәтләре белән якыннан танышу мөмкинлеге дә бирә. Быелгы Сабантуй Мәдәният елында узуы белән аерым бер төсмер ала. Башкалабыз Казанның быел төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителүе бәйрәмгә тагын бер үзенчәлекле ямь өсти. Бу - төрки халыкларны мәдәният телендә аралашырга рухландыруы белән беррәттән, аларны берләштерүче чара да. Сабантуй - дуслар, туганнар белән очрашу, ата-бабаларыбызның милли гореф-гадәтләрен искә алу, ял итү өчен иң кулай мөмкинлек, Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сабантуйлар белән башланып киткән ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап калыйк, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик. Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев