Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәүкәт Биктимеров исеме мәңгеләштерелде

Узып киткән 2012 елда районыбызның мәдәният тормышында истәлекле вакыйгалар күп булды.

Елны исә кабатланмас тантана - ТАССРның Г.Тукай исемендәге, РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның исемен мәңгеләштереп төгәлләдек. Капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачкан район мәдәният йортына килүчеләрне моннан соң бинаның алгы ягында мәшһүр якташыбызның диварга эленгән барельефы, ә фойеда бюсты каршы алачак. Шәүкәт Биктимеровның исемен мәңгеләштерү тантанасына аның иҗатташ дуслары - Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары бердәм килгән иде. Алар сабалыларның күренекле якташларын шулай зурлап хөрмәтләүләренә эчкерсез сок­лануларын белдерделәр. "Саба районында мәдәният йортына Шәүкәт Биктимеров исеме бирелү, аның бюсты ачылу безнең театрыбыз өчен дә бик шатлыклы вакыйга, искиткеч куанычлы көн. Саба халкы үзенең күренекле кешеләрен онытмый, алар белән һәрвакыт мактана ала, горурланып яши. Шәүкәт Биктимеровка бюст куелу күп нәрсә турында сөйли. Мин Шәүкәт абый Саба халкы күңелендә мәңге яшәр дип уйлыйм",- диде Шәүкәт Биктимеров белән озак еллар бергә эшләгән Ринат Таҗетдинов. "Шәүкәт абый яшьнәп яшәде. Без аны һәрчак янәшәбездә тоеп эшләвебез, сәхнәдә яшәвебез һәм бүген монда җыелып, аны тирән хөрмәтләп искә алуыбыз белән мең бәхетле. Әлмәндәр белән бергә күп тапкырлар сәхнәдә булу, "үлләм" сүзен мең кабатлатуы белән мине дә үлемсез итте. Ул һәрвакыт безнең арабызда булыр",- дип сөйләде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев