Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәп яңалык: сайтыбызда яңа фотоконкурс игълан итәбез! Иң татлы, баллы бүләк җиңүчене көтә!

14 февральне күпләр көтеп алабыз. Чөнки бу көнне дөньяның һәр почмагында диярлек Гашыйклар көнен бәйрәм итәләр.

Миллионлаган гашыйклар бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлата, бүләкләр бирешә, хәтта кайбер егетләр сөйгән кызларына кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясый.

Дуслар, без дә бу бәйрәмнән читтә калмадык - районыбызның иң креатив яшь парына тәмле, татлы бүләк ясарга булдык!

Конкурс шартлары болайрак:

сез туегыздан иң күңелле, кызыклы мизгелне сурәтләүче креатив фото җибәрергә тиеш буласыз.

Без һәр катнашучыга номер бирәчәкбез. 13 февраль көнне "Генератор случайных чисел" программасы ярдәмендә без нәтиҗә чыгарачакбыз, һәм 14 көнне әлеге конкурсның җиңүчеләрен редакциягә - татлы бүләк алырга чакырачакбыз!

Бүләгебез дә шәп! Матур, татлы, тылсымлы (!) ТОРТ!!! Бу тортны ашагач мәхәббәтегез тагын да артачак ди!

Безнең спонсорыбыз - Сабада иң шәп тортлар ясаучы Лилия Фатыхова! Аның "Карамель" кондитерскаясында ясалган тортлар затлылыгы, тәмлелеге, матурлыгы, баллылыгы белән аерылып тора! "Карамель" туган көннәргә, юбилейларга, туйларга тортлар һәм башка төрле тәм-томнарга заказлар кабул итә. Рәхим итегез!

Шулай итеп, сездән кызыклы фотолар - бездән торт! Аллаһка тапшырып, БАШЛАДЫК!

Мисаллар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев