Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Синоптиклар карлы яңгыр һәм бозлавык турында кисәтә

Казанда көндезге максималь һава температурасы +6°C градус булачак.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ").Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, 30 октябрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Температура көндез +6 °C кадәр җылы булачак.

Күпчелек районнарда урыны белән явым-төшем – кар һәм яңгыр явуы фаразлана.

Һаваның минималь температурасы төнлә – 0-+1°C, көндез максималь һава температурасы +6°C градус булачак.

Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы фаразлый. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан, бозлавык булуы ихтимал.

 

 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев