Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су басмасын, җил екмасын

Тиздән язгы ташу.

Ул хозурландыра да, хәвефләндерә дә. Республика гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, быел язгы ташу апрельнең беренче ункөнлегендә башланыр һәм башка еллардан әллә ни аерылмас дип фаразлана. Язгы ташу иң "начар" сценарий буенча уза калса, Татарстанда 235ләп торак пунктны су басарга мөмкин икән. Әмма ай башында температураның артык югары булмавы, төннәрен салкынайтуы сәбәпле, карның әкрен эрүе көчле ташудан сакларга тиеш. Шулай да тынычланырга ярамый, гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга кирәк, дип кисәтәләр белгечләр. Язгы ташуга Шәмәрдәндәге 4нче эзләү-коткару отрядында да әзерләнәләр. Коткаручылар моның өчен бер тимер, дүрт кабартыла торган көймә, мотопомпа, генератор һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. "Без алар белән бәлагә таручыларга ярдәмгә килергә бүгеннән әзер. Торак йорты су басу зонасына эләккән кешеләр үзләре дә чара күрергә, документларны сакларга, идәндәге әйберләрне чорма тирәсенә урнаштыру ягын карарга тиеш. Газ, су краннарын ябарга, мал-туарны сарайлардан чыгарып җибәрергә кирәк",- ди отряд начальнигы Д.Хәлиуллин. Биш районга хезмәт күрсәтүче коткаручыларга көймәләрнең Нократ кебек зур елгалар өчен дә кирәк булуы ихтимал. Хәзерге вакытта коткау эшләренә алдан заявка нәкъ менә Нократ буена урнашкан Лубян авыл җирлегенннән бирелгән. Ә районыбызның Мишә елгасы буенда урнашкан авыллары быел җитди куркыныч янаучы торак пунктлар исемлегенә кертелмәгән. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев