Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан мәргәне Универсиада чемпионы булды

Татарстан атучысы Николай Теплый стендка ату буенча "скит" күнегүләрендә команда турнирында җиңеп, Кванджуда узучы Универсиада чемпионы булды.


Теплыйдан тыш Александр Бондарь һәм Анатолий Федоров кергән Россия җыелмасы, барлыгы 348очко туплап, Италия җыелмасын бер очкога узды.

Универсиаданың бронза медален 332 очко белән Казакъстан командасы алды.

"Медальләр өчен көрәш бик керенке булды, - дип белдергән ТР Пуля белән һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин. - Без бу ярышта җиңүчеләр булуыбызга бик сөенәбез. Зур проблема акклиматизациягә бәйле булды, ягъни беренче серияне без Казан вакыты белән иртәнге сәгать 3тә аттык".



ТР Пуля белән һәм стендка ату федерациясе матбугат хезмәткәре Ольга Камардина билгеләп узганча, ир-атлар скитында алтын медаль Татарстан атучыларының Көньяк Кореяда узучы Бөтендөнья студентлар уеннарында өченчесе. Атыш турнирының беренче көнендә хатын-кызлар арасында команда "трап" күнегүләрендә Екатерина Рабая һәм Светлана Крашенинникова көмеш медальләр яулаган иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев