Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТР Президенты "Адмирал"да һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде

Һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 әр миллион сум акча биреләчәк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 әр миллион сум акча биреләчәк. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән Россия Федерациясе гражданнарына, сәламәтлекләренә килгән зыян дәрәҗәсенә карап, 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акча бүленәчәк.

Янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән чит ил гражданнарына Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренә мәетне туган җирләренә илтүгә әзерләнүгә һәм транспортта илтүгә киткән чыгымнары компенсацияләнәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев