Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзүче – иң мактаулы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлауларыбызны кабул итеп алыгыз.

Төзүче - иң мактаулы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Чөнки сез төзегән йортлар, объектларда ничә буын хезмәт куя, матур гомер кичерә. Сезнең алтын кулларыгыз авылларны төзекләндерә, фермалар, җитештерү корылмалары сафка бастыра. Соңгы елларда район территориясендә яңа төзелешләр елдан-ел күбәя. Ветераннарның торак шартларын яхшыртуга, программалар буенча йортлар салуда, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзүдә, капиталь ремонт үткәрүдә зур өлеш кертәсез, Төзелешләрнең яңа технологияләргә нигезләнүе аеруча куандыра. Яңа торак биналар, җитештерү объектлары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, юллар, күперләр, мәдәният йортлары - болар барысы да көндәлек тыныч, имин һәм уңайлы шартларда яшәешебез өчен кирәкле. Районыбыз 85 еллык юбилеен төзек торак пунктлары, күркәм объектлары белән каршылый. Аларның барысы да алтын куллы осталар, җаваплы һәм мактаулы һөнәр ияләре - сезнең хезмәтегез күрке. Файдалануга тапшырылган һәр бина, һәр корылма, һәр йорт - туган ягыбызның бизәге, торак пунктларның күркәм социаль йөзе, шатлык чыганагы. Тиз һәм сыйфатлы эшләү, үз һөнәрегезне һәм хезмәтне ярату, аңа тугры булу - сезнең эшкә бәя.

Хөрмәтле төзүчеләр! Барыгызны да, гаиләлә­регезне, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, эшегездә, шәхси тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев