Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучыга ялгышырга ярамый

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашында мәгариф учреҗдениеләренең 2011-2012 уку елының беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә үткәрелде.

Төп докладны район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров ясады. Аның чыгышыннан аңлашылганча, башлангыч белем бирү системасында яңа стандартлар узган уку елында республиканың аерым мәктәпләрендә апробация узса, безнең районның 38 мәктәбендә, төгәлрәге 44 сыйныфта укыту-тәрбия эше яңа стандартлар нигезендә үткәрелә. Дәресләрдән тыш эшчәнлекне һәр мәктәп үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып планлаштыра. Күзәтүләрдән күренгәнчә, ата-аналар балаларының мәшгульлеген яңа стандартның отышлы ягы дип саныйлар. Шулай ук яңа стандартлар нигезендә балалар бакчаларында өстәмә белем бирү юнәлешендә инглиз теленә өйрәтү түгәрәкләре кертелде. Узган уку елында старт алган "Укытучы - тикшерүче" проектында катнашып бер укытучы 60 мең сумлык грантка ия булган. "Иң яхшы укытучы" проектына тәкъдим ителгән 65 эшнең 56сы җиңү яулый. Аларның хезмәт хакларына ай саен 6740 сум акча өстәлеп барылачак. "Безнең яңа укытучы" проектында җиңү яулаган ике укытучыга ай саен 7500 сум күләмендә өстәмә акча биреләчәк. Һәм алар хезмәт эшчәнлеген яхшырту өчен мультимедиа белән тәэмин ителде. 2010-2015 елларга исәпләнгән "Киләчәк" стратегик программасы кысаларында 2011 елның 1 сентябреннән "Татарстанда инглиз теле" программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Эдьюкэшэн Фист компаниясенең үзара килешүе нигезендә алып барыла. Районның 58 укытучысы инглиз теле буенча онлайн мәктәптә белем ала. Программа материалын үзләштерү буенча Саба гимназиясе укытучылары Гөлнур Гомәрова, Әлфия Әхмәтгалиева, Гөлия Вәлиева иң югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Үзе белемле укытучы гына укучыларына сыйфатлы белем бирү осталыгына ия була ала. Саба гимназиясеннән Алия Хөснетдинова, Курсабаш урта мәктәбеннән Булат Галимуллин "Татфондбанк" аша үткәрелүче "Авылның 100 талантлы баласы" акциясендә җиңүгә ирештеләр. Аларның хисап счетына ел дәвамында бер мең сум күләмендә акча күчерелеп барыла. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-практик конференцияләрдә, бәйгеләрдә Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее, Юлбат, Эзмә, Килдебәк урта мәктәпләре, Олы Арташ төп мәктәбе укучылары актив катнаша. Укучыларга профориентация бирү, шул ук вакытта бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне яхшырту максатыннан уку елы дәвамында Казан федераль университеты белән элемтәләр ныгытыла бара. Агымдагы уку елының октябрь аенда район олимпиадаларына әзерлек эшләре буенча Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты базасында курслар оештырылды. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев