Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ветераннар тораклы була

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, торак төзү һәм файдаланылышка тапшыру, гражданнарны җимерелергә торган торак фондыннан күчерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләгәнчә, Татарстанда торак шартлары начар булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының 250се яшәячәк 52 торак йорт 9 майга файдаланылышка тапшырылып, 16сына 125 ветеран тантаналы шартларда кереп урнашачак. Аерым алганда, биредә Чүпрәле, Ютазы, Апас, Буа районнары һ.б. муниципалитетлар турында сүз бара. Әлегә кадәр быел 36 йортка 125е инде күченә, шул исәптән соңгы 2 атнада 7 йортка - 28 ветеран аяк басачак. Саба районында 9 майга бер ветеранга яңа йорт файдалануга тапшырылу алдында тора.

Министр сүзләренә караганда, калган күп фатирлы инвестицион 90 торак йортның 47се 70 процентка әзер, ягъни югары әзерлекле санала, 26сы 30-70 процент әзер, тагын 17 йорт түбән әзерлекле, төгәлрәге, эшләрнең 30 проценты да башкарылмаган. Аз катлы, шул исәптән индивидуаль, торак төзелешенә караган 7997 объектның югары әзерлекле дип 1968ен әйтергә була, 4109ы уртача һәм 1920се түбән әзерлекле санала.

Киңәшмәгә рәислек иткән Президент Рөстәм Миңнеханов, хәзергә торакка субсидия алуга 15637 ветеран хәбәр алган, чиратта тагын 17681 ветеран тора. Ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, 1,5 млрд. сум чамасы акча таләп ителә, әмма әлегә республиканың 1,1 млрд.лык кына мөмкинлеге бар, димәк, акча эшләргә, акча табарга кирәклегенә басым ясады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X