Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклану мөһим

Бүгенге көндә дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү беренче урында тора. Әлеге авыру күбесенчә 40 яшьтән өлкәнрәк булган тәмәке тартучы ир-атларда, артык гәүдә авырлыгыннан, шикәр авыруыннан интегүчеләрдә күзәтелә.


Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклану өчен, табиблар елына бер тапкыр гомуми кан анализын тапшырырга, электрокардиограмма ясатырга, ультратавышлы тикшеренү үтәргә киңәш итә.

Йөрәгебез сәламәт булсын өчен тагын нәрсәләр эшләргә?

1. Дөрес тукланыгыз.

Аның өчен махсус диеталар тотарга кирәкми. Майлы ризыклардан баш тарту, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау да җитә. Тозлы ризыкларны куллануны да чикләгез. Боткалар ашауны гадәткә кертегез.

2. Спорт белән шөгыльләнегез.

Фитнес-үзәкләргә, тренажер залларына йөрергә акчагыз булмаса, җәен йөгерегез, йөзегез, кышын чаңгыда йөрегез. Иртән гимнастика ясау да әйбәт. Йөгерергә иренсәгез, мөмкинлегегез булмаса, бер сәгать тиз-тиз атлап йөрегез. Әлеге гап-гади процедура кан басымын көйли. Шуның өстенә, спорт белән шөгыльләнү йөрәк авыруларының бер сәбәпчесе булып торган артык гәүдә авырлыгыннан да котылырга ярдәм итә.

3. Тәмәкене ташлагыз.

Тәмәке тартучылар арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары өч тапкыр күбрәк очрый икән. Статистика буенча бер кеше көненә уртача 17 сигарет тарта. Тәмәке тарту аркасында килеп чыккан авырулар аркасында, Россиядә ел да 350 меңнән алып 500 меңгә якын кеше үлә.

4. Исерткеч эчемлекләр кулланмагыз.

Алкоголь тәэсирендә кан тамырлары кысыла. Бигрәк тә йөрәкне кан белән тәэмин итүче тамырлар зарарлана. Кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәү аркасында, йөрәк мускуллары әкренләп тоташтыручы тукымага әйләнә - атеросклероз авыруы барлыкка килә. Йөрәк-кан тамырларының кинәт тараюы стенокардия дип атала һәм әлеге күренеш еш кына үлемгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев