Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Быел Татарстанда узган елдан дүрт тапкырга күбрәк – 28 яңа балалар бакчасы төзеләчәк

Соңгы тугыз елда республикада 200дән артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылган.

2019 елда Татарстанда яңа 28 балалар бакчасы төзеләчәк, аларның 27сендә ясле урыннары да булачак. Бүгенге көндә Аксубай районының Иске Илдерәк авылында 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамланган.

Үткән ел Татарстанда 785 урынга барлыгы җиде балалар бакчасы сафка бастырылган, бу эшләргә 674 миллион сум акча тотылган. Яңа бакчалар Түбән Камада (260 урынга), Арчада (140 урынга), Тукай районының Иске Ерыклы авылында (140 урынга), Актаныш районының Пучы авылында (120 урынга), Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылында (50 урынга), Кукмара районының Ядегәр авылында (50 урынга), Әтнә районының Түбән Шашы авылында (25 урынга) пәйда булды.

2010-2018 елларда республикада барлыгы 31 490 урынга 210 бакча төзелде. Бу максатларга 17,73 миллиард сум акча бүленде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184631/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X