Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ХОКУКЛАР ХАКЫНА

Халыкның иминлеген тәэмин итүдә законсыз интеллектуаль милек объектларының, сыйфатсыз һәм ялган даруларның, биологик актив матдәләрнең әйләнешенә чик кую мөһим әһәмияткә ия.

Шул максаттан республикабызда, шул исәптән районда 1-10 октябрь көннәрендә РФ Эчке эшләр министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә Роспотребнадзор органнары белән берлектә "Контрафакт" оператив-профилактика чарасы үткәрелде. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 6 һәм 10 октябрь көннәрендә сәүдә нокталарында гамәлдәге оригиналь нигезендә эшләнгән продуктлар табылды. Бу исә интеллектуаль хокукларны бозу дигән сүз. Мисалга, "Илфани" сәүдә комплексында урнашкан сәүдә ноктасыннан контрафакт билгеләре булган DVD дисклар барлыгы ачыкланды. Барысы 10 диск алынды. Моннан тыш "Универмаг" бинасында урнашкан сәүдә ноктасыннан контрафакт билгеләре булган спорт киеме табылды.

Д.Фәттахов,

РФ Эчке эшләр министрлыгының муниципальара Саба бүлеге административ законнарны

үтәтү инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев