Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ҖИР ЗАКОННАРЫ ҮТӘЛМӘСӘ

Агымдагы елның өчен­­че кварталында район прокуратурасы җир законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү буенча мәгълүм эш алып барды.

Бу - эшчәнлегебездә мө­һим юнәлешләрнең берсе. Әлеге законнарның үтәлеше кеше гомере һәм сәламәтлеге мән­фәгатьләрен дә күздә тота. РФ Җир кодексының 25нче маддәсе нигезендә җир кишәрлекләренә хо­кук­лар граждан, федераль законнарда бил­геләнгән нигезләрдә бар­лыкка килә һәм "Кү­чем­сез милеккә хокук­ларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәү­ләт теркәвенә алу ту­рында"гы Федераль закон нигезендә дәүләт теркәвенә алынырга тиеш. Бу таләп мәҗбүри. Җир кишәрлекләренә хо­куклар тиешле документлар белән таныклана (26нчы маддә).

Прокуратура тикше­рүе күрсәткәнчә, җавап­лылыгы чикләнгән "Симет" җәмгыятендә Җир кодексының бу язмада күрсәтелгән маддәләре таләпләре үтәлмәгән иде. Ягъни 16:35:000000:0160 кадастр номерлы җир кишәрлегенең бер өлеше хокук билгеләүче документларсыз файдаланылган.

Нәтиҗәдә "Симет" җәм­гыяте директорына карата җир кишәрлеге бе­лән үз белдегенчә эш иткәне өчен админист­ратив эш кузгатылды һәм Россреестрның Татарстан идарәсе Саба бүлеге начальнигы карары белән 1000 сум штраф салынды.

Моннан тыш агымдагы елның өченче квар­талында җир кишәр­лек­ләреннән аңа хо­­­кук бил­геләүче до­ку­­ментларсыз фай­да­­ланганнары өчен Р.Исмәгыйлев, Н.Ша­кир­җанов, Я.Мө­­хәм­­мәт­галиев, И.Ис­мә­­гыйлев һәм В.Мин­небаевка карата административ эшләр кузгатылып, алар 500әр сум күләмендә штрафка тартылдылар.

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X