Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

"Кечерәк штраф кирәк!"

Быел 1 сентябрьдән юл йөрү кагыйдәләренә хәтта тәртип яратучы шоферлар да бик үк килешеп бетмәгән зур үзгәрешләр керде. Минималь штрафның 500 сумга күтәрелүен генә алыйк.

Кайвакыт кагыйдәне мәҗбүри дигәндәй бозарга туры килә. Бервакыт ярты гына ел йөргән аккумуляторым Сабада туктап торган җирдә "утырган". Ярый, сөзәгрәк җир булды: этеп кабызып киттем. Аккумулятор тизрәк корылсын өчен утны яндырмадым. ЮХИДИ хезмәткәре туктаткач, хәлне аңлаттым. Файдасы тимәде. Менә шундый чакта кечерәк штраф кирәк бит инде.

Иминлек каешларына килгәндә дә, алар кайчак исән калырга ярдәм итәдер, билгеле. Әмма киресенчә дә булырга мөмкин. Бервакыт яңгыр яуганда яңа җәелгән асфальтта борылыш ясаганда, машина шуып китеп, тәгәрәп очтык. Иминлек каешы мине дә, хатынны да буып алган. Мин сулый алмый башладым. Тозактан чак-көч ычкындык. Шулай ук махсус утыргычлар да баланы үлемнән алып кала дип кем гарантия бирә ала? Кем әйтмешли, иллегә илле дип уйлыйм. Бәйләнгән бала, машинага ут капса, янып үләргә дә мөмкин бит. Махсус утыргычлар үзләре үк авария килеп чыгу очрагына исәпләнгән. Бу исә бәла-каза котылгысыз дигән тәэсир калдыра.

Аварияләрнең күбесе тизлек югары булуы аркасында килеп чыга. Мин, инвалид кеше, 80-90 белән йөрим, "лихачлар" ның бик әкреннәре дә сәгатенә 120 белән сызгырып үтә. Менә шундыйларга һәм исерек хәлдә идарә итүчеләргә кирәк күбрәк штраф. Бер тапкыр юлларда тәртип сакчысы туктаткач, аңа да фикеремне белдердем. "Абый, бер дә язмас идем беркетмә. Минем дә эшлисе, яшисе бар әле",- диюдән уза алмады.

Кыскасы, кешене рәнҗетмәсен иде законга кергән үзгәрешләр, тәртипне ныгытуга хезмәт итсен иде. Минем кебек бабайларга зыян килмәсен иде.

Хәлил Мортазин.

Редакциядән. Административ кодекска кертелгән үзгәрешләр нигезендә, штрафлар артса да, аерым очракларда кисәтү чарасы куллану сакланып калды. Әйтик, кузгалып киткәндә, борылганда сигнал бирмәгән, тышкы яктылык приборларыннан файдалану кагыйдәләрен (көндез ут яндырмау да керә) бозган өчен җәза "кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф" диелгән. Ә иминлек каешларына килгәндә, статистика алар файдасына сөйли. Экспертлар исәпләп чыгарганча, шушы гади генә җайланма 100 очракның 75ендә үлемнән алып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев