Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Сәгать буенча яшибез

Әлбәттә, сүз гади будильниклар яки кул сәгатьлэре турында түгел, ә биологик сәгать турында барачак.

Әгәр аның ярдәме белән көнегезне дөрес итеп бүлеп куясыз икән, барысына да өлгерәчәксез һәм, иң мөһиме, табигатькә каршы бармассыз.

Косметика

Тән тиресе күзәнәкләренең активлыгы тәүлек вакытыннан тора. Иртәнге 7 сәгатькә кадәр тире төрле су процедураларын, йомшарткыч кремнарны телэп кабул итә. 7 сәгатьтән соң тиренең активлыгы үсә, шуның белән бергә аның төрле аллергияләргә бирелү функциясе дә күтәрелә.Шуңа да яңа косметика белән бу сәгать аралыгында торле тшҗрибэлэр ясарга киңәш ителми.

Иртәнге 8дән 10 кадәр кан тамыры тышчалары негатив йогынтыларга тиз бирешә, шуңа да кофе эчү һәм тәмәке тарту 10нан соң гына киңәш ителә.

Көн уртасына таба май бизләре активлаша, шул сәбәпле тире ялтырый башларга мөмкин. 13 сәгатьтән 17сәгать аралыгында тонус төшә, биттәге барлык җыерчыклар сизелә башлый, хәтта биткә сөрткән кремнар да тире күзәнәкләре белән кабул ителми. Ә инде 17 сәгатьтән соң курыкмыйча матурлык салоннарына бара аласыз - бөтен процедуралар уңай тәэсир бирәчәк. 20 сәгатьтән соң төрле маскалар ясарга кирәк. Йоклар алдыннан 1,5 сәгать кала күз тирәли крем, ә 1 сәгать кала биткә тукландыра торган крем сөртү мәҗбүри.

Бит тиресенең иң яраткан вакыты - төн. Ул вакытта тире төзәлә, коллаген, эластин барлыкка килә, тәннең табигый дымлануы арта. Төннең беренче яртысында күзәнәкләр үсүгә һәм артуга көч куя торган гармон активлаша. Тире яңара, чистара. Шуны да әйтергә кирәк - тәүлекнең караңгы вакытында мелатонин барлыкка килә. Мелатонин - витамин Е дан да көчлерәк антиоксидант. Ул картаю процессын туктата һәм организмнан токсиннарны чыгара.

Иртәнге зарядка "зыяны"

Сез әле һаман да иртәнге зарядка ясамыйсызмы? Зарядкадан соң күңел күтәренкелеге урынына хәлегезнең начараюын гына тоясызмы? Әгәр әлеге сорауларга уңай җавап биргәнсез икән, димәк сезнең организм йөрәгегезне саклый. Уянудан соң 3 сәгать дәвамында йөрәк-кан тамырлары системасы бик зәгыйфь була. Медиклар әйтүенчә, күп очракта инфарктлар иртәнге 9га кадәр була. Статистика буенча, иртәнге 6 дан төшкә кадәр йөрәк өянәге алу куркынычы 3 тапкырга күбрәк. Димәк, йөрәгегез иртәнге зарядкага каршы чыга икән, аны эшләмәве хәерле.

"Ябалакларга" һәм студентларга киңәш

Күбебез беләбез - иртәнге 3-4 сәгатьләрдә йокының иң тәмле вакыты. Чөнки бу вакытта сез көне буена җитәрлек көч туплыйсыз һәм ял итәсез. Сезгә тиз арада проект эшләп бетерергә, отчет язарга яки экзаменга билет ятларга кирәкме? Һәм сез төне буе алар белән утырырга җыянасызмы? Юкка. Әгәр вакытыгыз бик кысан икән, 10-11дә йокларга ятып, 4тә торырга кирәк. Ул вакыт эчендә баш мие, тән, эмоциональ өлкә көч җыярга өлгерә. Шуңа да төнге 3тән соң йокларга ятарга тырышмагыз. Төнгә таба аппетитыгыз ачыла икән, аптырамагыз - кичке 10нан төнге 2 кадәр организмның гел ашыйсы килә. Ә ачлык йокы бирми. Шуңа да күбебез төн җитү белән суытычка үреләбез...

Ял итәргә Көнчыгышка...

Ауропага яки Азиягә ял итәргә барырга җыенасыз икән, шуны истә тотыгыз - Көнбатыштан Көнчыгышка очу организмны бик какшата. Хәтта сәламәт кешеләргә дә яңа климатка ияләнү өчен 3-4 көн кирәк. Ә олырак кешеләргә исә әлеге чор 1,5 атнага сузылырга мөмкин.

Хәтерең яхшымы?

8-11 сәгатьләр, галимнәр әйтүенчә, - мәгълуматны истә калдырырга менә дигән чак, чөнки бу чорда кыска хәтер бик актив эшли. Кызганычка каршы, ул вакытта алган мәгълумат тиз онытыла һәм истә калмый. Әгәр мәгълүмат сезгә бик кадерле икән, аны төштән соң кабатларга кирәк - бу вакытта озын хәтер бик активлаша.

Кайчан уянырга?

Биологик сәгатьләр буенча, белгечләр әйтүенчә, әгәр иртәнге 6да уянсагыз, сез көне буе үзегездә җиңеллек сизәчәксез. Иртәнге 4-5тән алып, организм уянуга әзерләнә, тән температурасы арта, активлык гармоннары - кортизон һәм адреналин барлыкка килә. Иртәнге 6да исә организм уянуга әзер була. Ләкин 13-20 яшьлекләргә бу сүз кагылмый. Үсү чорында организмга йокы кирәк. Шуны да әйтергә кирәк - әгәр сез "ябалаклар" яки төнге тормыш алып барасыз икән, сизгәнегез бардыр - төнге 2ләр тирәсендә кәеф төшә. Хронобиологлар әйтүенчә, тәүлекнең ул вакытында хәтта оптимистларның да депрессия башланырга мөмкин.

Алсу ГАЛИМУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәгать