Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

1 июньдә Байлар Сабасында яшәүче Оркыя Сәет кызы Моталиповага 100 яшь тулды

Бер гасырлык гомер диюгә күз алдына иң беренче ил кичергән вакыйгалар килеп баса.

Оркыя әби дә шулар­ның барысы эчендә дә кайнап,  моңландыра да, сокландыра да торган тормыш юлы үтә. Тимершык авылында гаиләдә беренче бала булып  туган кызның  әнисе  Бибиәсма бишенче баласын дөнья­га китергәндә вафат була. Гаиләдәге  өлкән бала Оркыя җилкәсенә тормышның бөтен авырлыгы өелеп төшә. Тирә-якта оста тегүче булып танылган әтисе Хәлимә исемле Саба кызы бе­лән кабат гаилә кора. Гаиләдә тагын биш бала  дөньяга килә. 1931 елда  гаилә башлыгы Лесхозда урманчылыкта эшли башлый. Ә бер елдан әти­ләрен  урман кардонына күчергәнлектән, Оркыя апа 4 сыйныфны кардоннан Килдебәккә йөреп, V-IХ сыйныфларны Саба мәк­тәбендә белем ала.   Грамоталы, төгәл, тирән белемле кызны  халык судына сәркатип итеп эшкә алалар. 1942 елдан Саба банкында хисапчы булып эшли башлый  һәм бөтен гомерен әлеге хезмәткә багышлый. Чүриле районы  банкына күчеп өлкән хисапчы һөнәрен дә үзләштерә. 1952 елда  Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылы егете  Абуталип  белән гаилә корып, өч бала үстерәләр. 1956 елда Чүриле районы беткәч, кабат  Сабага кайтып төпләнәләр. 1978 елга, ягъни  лаеклы ялга чыкканчы Оркыя Моталипова банк системасында хезмәт куя. Әлеге еллар эчендә үз эшен тирән белгән белгеч, күпләрнең остазына әйләнә ул.

«Әни бүген дә бик гыйлемле, ил-көн яңалыклары белән хәбәрдар. Дүрт исемдәге газета алдырып, бер сүзен дә калдырмыйча укып бара. Аз булса да куллары хәрәкәтләнсен өчен картиналар буйый, рәсемнәр ясый, кроссворд чишә.  Бөтен җирдә дә тәртип яратты.  Язуы соклангыч матур аның. 95 яшенә кадәр түләү квитанцияләрен үз кулы белән тутырып, алдагысы белән  анализлап, чагыштырып бара иде. Банкта эшләгәнлектән бөтен язу-сызу эшләрен  бик төгәл, дөрес башкарды. Гомер буе сабыр, тыныч булды, хафаланмады. Әнинең озын гомерле булуын шушы сыйфатларында күрәбез, – дип сөйлиләр  кызы Наилә, улы Фәрит. 

Алар икесе дә Сабада, Оркыя Моталипова Наилә апа тәрбиясендә яши,  уртанчы кызы Равилә Симферополь  шәһәрендә гомер итә.  Ире Абуталипның вафатына  да 19 ел вакыт узган инде.

Бер гасыр гомер кич­кән Оркыя Моталипованы олуг юбилее белән муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. 

«Туган кө­негез – 100 яшегез  белән кот­лыйм. Арабызда яше өлкән кешеләр бик аз. Һәм сез бик кадерле. Намуслы хезмәтләрегез өчен бик зур рәхмәт», – диде Рәис Нургали улы  һәм Илбашы Владимир Путинның, Рес­публикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатларын тапшырды.

Үзен бер гасырлык юбилее белән котларга килүчеләрне Оркыя апа ягымлы елмаеп, кат-кат рәхмәт сүзләрен әйтеп кабул итте. «Сугыш чорын­да ишле бала булдык. Әниебез үлеп, биш бала калдык.  Тимершык, Кызыл Мишәдә  колхозда эшләдем. Нинди авыр эш – барысы да баштан үтте. Аллаһ 100 яшьне каршыларга насыйп итте. Ил-көнебез тыныч, якыннарым исән-сау булсын», – дип истәлекләрен барлады юбиляр. Ничә ел узса да, кичергән авырлыклар онытылмый, бүгенгедәй хәтер сандыгында саклана әле.   Ак Барс Банкының «Саба №1» сату офисы җитәкчесе Исхак Галиев Оркыя Моталиповага   «АК БАРС» БАНК ААҖ Идарә Рәисе исеменнән котлау хаты һәм көмеш тәнкә  тапшырды. Юбилярны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова да тәбрикләп,  изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев