Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Дусты төп башына утырткан

Һәркем белә: аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Районыбыз авылларының бер­сендә яшәүче И. 2014 елда исерек килеш Теләче районында хатын-кызны машина белән таптатып үтергәне өчен 2,5 ел иректән мәхрүм ителү урыннарында булып кайткан иде. Әмма фаҗигадән сабак алмаган булып чыкты. “Күптән машина йөрткән юк”,– дип 21 июль кичендә аек булмаган хәлдә Казаннан авылга кайткан яшьтәш дустының автомобиле белән урамнан әйләнеп килергә була бу. Әмма 21.30 сәгатьтә участок вәкаләтлесе тарафыннан тоткарлана һәм 1,5 литр сыра эчүен танып, беркетмәгә яза. Хәзер И.га кабат, җинаять кылучы буларак, суд юлында йөрергә туры киләчәк. Биографиясендә 2014 елдан килүче “кара тап” җиңелрәк җәза – административ җаваплылыкка тартылуга урын калдырмый. Машина хуҗасына да рульне исереккә биргәне өчен 30 мең сум штраф түләргә, 1,5 ел “правасыз” йө­рер­гә туры киләчәк.

Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүче 1965 елгы Ш. да, яше 50гә җитсә дә, акылга утырмады. “ВАЗ” автомобиле белән барганда төнге сәгать 1дә Олы Шыңар урамында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Бер ел эчендә икенче тапкыр исерек хәлдә руль артына утырганы өчен аңа да җинаять эше кузгатылды. 1988 елгы укытучы кеше И. дә, Казаннан кунакка кайткач, төнге 1дә Яңа Мичән урамында юл-патруль хезмәте инспекторына юлыга. Алкотестерга өрүдән баш тарта, киребеткәнне хастаханәгә алып барганчы 2 сәгатьләп вакыт уза. Әле шуннан соң да аның канында күп күләмдә – 0,4 промилле алкоголь барлыгы ачыклана.

ЮХИДИ хезмәткәрләре күб­рәк йөреп торган Байлар Сабасы бистәсендә дә шоферлар спиртлы эчемлек куллана торып, машина йөртергә батырчылык итә. Әйтик, 8 июльдә Тукай урамында фургонлы машина йөрткән З.ның һәм “14”ле хуҗасы Н.ның дөм аек түгеллеге ачыклана. Ә 11 июльдә Тукай урамында зигзаг ясап барган “КамАЗ”га хәтта юл хәрәкәтендә катнашкан башка йөртүчеләр дә игътибар итә. Тиз арада юлына тәртип сакчылары аркылы төшә. Хәзер оешмага Б. урынына “КамАЗ”га йөртүче эзләргә туры киләчәк.

Штрафка тартылучылар арасында җәза чарасын үтәүне сузып йөрүчеләр дә кимеми. ЮХИДИ район бүлекчәсенең административ-практика буенча өлкән инспекторы Гөлгенә Гаянова әйтүенчә, узган елның шушы чоры күрсәткечен куып җитәргә күп калмаган. Быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган 125 кешегә штраф­ларын вакытында түләмә­гәннәре өчен беркетмә төзел­гән. Шуларның алтысына “арест” чарасы кулланылган. Кал­ганнары кабат штрафка яки мәҗбүри эшкә тартылган. “Вакытында тү­ләнмәгән 500 сум штраф 60 көннән соң 1500 сумга әйләнә. Йөртүчеләр шуны онытмасыннар иде”,– ди инспектор.

Фото: https://pixabay.com | Jace

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев