Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Фотоларында – күңел яктылыгы

Районыбызда өй шартларында үз эшләрен ачып, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр арасында фотограф Әдилә Хәлилова да бар. Әдилә төп һөнәре буенча педагог-психолог, балалар бакчасында эшли. Төп хезмәтеннән бушаган арада фотография сәнгате белән мавыга. Чакырулар буенча төрле чараларда катнаша һәм бу яраткан шөгыле гаиләсенә өстәмә керем кертергә дә мөмкинлек бирә. Әдилә белән үзмәшгульлек, фотография сәнгате һәм яхшы кадрларның ничек барлыкка килүе турында сөйләштек.

– Әдилә, үзмәшгуль булып теркәлүнең нинди уңай якларын күрдегез?

– Үзмәшгуль булып теркәлергә МФЦда эшләүче танышым киңәш итте. ”Менә шундый яңа программа чыкты, үзеңә дә тыныч булыр, өйдән генә теркәлергә дә мөмкин ”, –дип үзенчәлекләрен аңлатты. Үзмәшгульлекнең гамәлгә кереп барган гына вакыты иде. Теркәлү, дөрестән дә, озак вакытны алмады. “Минем салым” кушымтасын телефонга керттем дә, анкета, кирәкле мәгълүматны тутырып җибәрдем. Өстенлекләре зур булып чыкты программаның. Мин һәр заказны кушымтада “покупка” дип терким,ул салымны үзе исәпләп чыгара, ай ахырында җыелып барган сумманы түлим. Аннары юридик затлар белән дә эшлим бит. Аларга чек бирәм, рәсми рәвештә теркәлгәч, бар эшләр дә, дөрес, тәртип белән алып барыла.

– Гадәттә без, фотоаппаратны күбрәк ирләр кулында күрергә күнеккән. Гүзәл затлар өчен ятрак тоелган бу мавыгу синдә каян барлыкка килде икән?

– Һәр кыз баланың күңелендә ниндидер хыялану, кызыксынучанлык, матурлыкка омтылу яши бит. Кечкенәдән табигатьтәге төсләр балкышын күзәтергә яраттым. Балалар дөньясы да кызыклы иде миңа. Баштарак ул күренешләрне апамның фотоаппаратына төшердем. Мәктәпкә дә сорап алып китә идем. Бу мавыгуыма әниләр дә игътибар иттеләр, алар ярдәме белән беренче профессиональ Кэнон 600д фотоаппараты сатып алдым. Мәктәптән соң КФУның психология һәм педагогика институтына читтән торып укырга кердем, балалар бакчасына эшкә урнаштым. Бер ук вакытта Казанда фотомәктәптә курсларга да язылдым әле. Көн саен эштән соң такси белән йөреп укыдым, “Фотография нигезләре” дигән фәнне үзләштердем.

– Хәзер һәркемнең кулында смартфон, айфон, кирәкле мизгелләрне үзе дә төшерә ала, фотограф хезмәте әһәмиятен югалтмыймы?

– Иң башта шуны әйтик әле, телефонга “любительский” итеп төшерелгән гади кадрлар, фотограф төшергән фотосурәтләрне берничек тә алыштыра алмый. Кайвакыт, балалар бәйрәмнәрендә катнашырга туры килә, әни кеше баласының күңелен күрәсе урынга, бәйрәмне, кунакларны телефонга төшерә башлый. Аны да аңларга була, сабыеның иң шатлыклы мизгелләрен истәлеккә калдырасы киләдер, әмма бу мавыгуы белән ул рәхәтләнеп ял да итә алмый. Профессиональ фотограф ул бар нәрсәне дә читтән күзәтә, иң кызыклы мизгелләрне дә күрә, тоемлый белә, кешенең эмоцияләрен тотып ала. Бу балалар бәйрәменә генә кагылмый, туйларга, никахларга, юбилей кичәләренә дә профессиональ фотограф кирәк. Фото төшерүнең үз таләпләре бар. Дөрес ракурс алу, яктылыкны көйләү,фотога төшүченең уңайлы позага басуы. Бер риваять бар бит: бер пешекче янына фотограф килә дә: “Сезнең ашыгыз бик тәмле, кәстрүлегез яхшыдыр, мөгаен”,– ди. Моңа теге хатын: “Сезнең дә төшергән фотоларыгыз матур, фотоаппаратыгыз шәптер инде”,– дип җаваплый. Шуның шикелле, эшнең ничек килеп чыгышы, сыйфаты кулдагы коралдан түгел, аның белән идарә итүченең осталыгыннан, тәҗрибәсеннән тора.

– Сез, гадәттә, кешеләр янында аларның иң бәхетле, шатлыклы мизгелләр кичергән чагында буласыз, монда ямьсез кадрлар була алмыйдыр инде...Эшегезнең нинди кыенлыклары бар?

– Анысы шулай, әмма һәр эшнең үз нюанслары бар. Зур бәйрәм чараларында көнозын аяк өстендә 3-4 килолы фотоаппаратны күтәреп, кайвакыт йөгереп йөрергә җитезлек тә, зур түземлек тә кирәктер, минемчә. Фотога төшерү – ул әле ярты эш кенә. Өйгә кайткач, ул кадрларны сортлау, чистарту, төсләрен үзгәртү башлана. Мин үзем күп төшерергә яратам, аннары кирәклесен сайлап алам. Кайвакыт кадрдагы кечкенә генә деталь дә аны уңышлы яки сыйфатсыз итә. Гаилә фотосессиясенә барганда, мәсәлән, заказчы белән 120 фото дип килешәбез икән, кайвакыт матур кадрлар 200дән дә артып китә, барысы белән дә уртаклашасым килә. Чөнки әти-әнигә һәр мизгел – баланың һәр мимикасы, көлгәне, хәтта елаганы да кадерле. Чын күңелдән төшәсе килгән кешеләр белән эшләве рәхәт, андый вакытта фотолар да җанлы, ихлас килеп чыга. Фотоларны төне буе чистартып,матурлап утырам. Бу эштә ирем Илназ – зур терәгем һәм ярдәмчем. Кайвакыт фотога төшерергә ял көннәрендә чыгып китәсе була. Кызыбыз Мәликә белән сагынып көтеп торалар.

– Сабада тагын фотография белән мавыгучылар бармы, сезнең арада конкурентлык сакланамы?

– Әйе, берничә фотографны беләм, үзара аралашабыз, кайвакыт бер-беребезгә булышабыз да әле. “Форс мажор”лар булырга мөмкин, вспышка кирәк булса, объектив ватылса да, бер беребезгә ярдәмгә киләбез. Мин аларны конкурент дип санамыйм, һәркемнең үз клиенты бар. Һәрвакыт үзара теләктәшлек күрсәтеп эшлибез. Бәйрәм чаралары артып киткәндә, һәркайсын колачларга җитешмибез дә әле. Мин бу эшем белән күбрәк күңелемә рәхәтлек алыр өчен шөгыльләнәм, гомумән, чын күңелдән иҗат белән мавыккан кеше “көндәшлекне” күрмидер дә ул, бәлки башкалардан тәҗрибә аладыр, ниндидер осталыкка гына өйрәнәдер.Эшемне бик яратам, һәр фотога күңел яктылыгымны салам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев