Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Саба – минем Ватаным»

Бу сүзләрне ул зур горурлану һәм ярату белән әйтә. Шулай булмаса, Сабада күптәннән үз кешегә әйләнеп, зур хөрмәт казанып, үзе артыннан башкаларны ияртә алыр идеме?

Сабада өстәл теннисы тренеры Фарход Усман улы Исмаиловны белмәгән кеше юктыр. Язмыш кушуыдыр, 2009 елда Таҗикстаннан Сабага легендар урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә уздырылган Бөтенроссия турнирына тренер буларак 11яшьлек улы Саъдины алып килә ул. Таҗикстан спортчылары  әлеге ярышта бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп,  Саъди  зур җиңү  яулый. Татарстан җитәкчелеге Таҗикстан тренерын күреп,  үзебезгә хезмәттәшлеккә чакыра. Ул ризалык биреп, 2 айдан соң Сабага  күченә. «Башта улларым Саъди һәм Хәйям белән генә кайттык, ел ярымнан соң хатынымны һәм кызымны алып килдем», - дип искә ала гаилә башлыгы. Шушы көннән җиң сызганып сабалыларны теннис серләренә өйрәтергә керешә. Һәм нәтиҗәләр дә озак көттерми… Бүген  Идел буе спорт академиясенең 3 курс студенты, Россиянең спорт мастеры  улы Саъди дөньякүләм ярышларда Татарстан, Россия данын яклый. Икенче улы  – шулай ук  Россиянең спорт мастеры  Хәйям дә КФУның спорт факультетын тәмамлап, «Саба-Арена»да әтисе үрнә­ген­дә тренерлык эшенә ке­реш­кән. Бельгиядә табиб булып эшләүче  олы улы Илһам,  үз илләрендә яшәп калган Бәхтавар да, Саба гимназиясенең 11 сыйныфында укучы кызлары, спорт мастерлыгына кандидат Динара да, барысы да теннис белән шөгыльләнә. Кыскасы, Исмаиловлар, династиясе спортта үз йолдызлыкларын булдырганнар. «Тормыш иптәшем дә безнең эштә зур терәк. Мин аңа алдан ук:»Син безнең уртак эшебезгә ярдәм итәрсең. Иң яхшысы шул булыр»,  -дип әйтеп куйдым.  Ул кайчакта: “Мин генә теннис уйнамыйм», дияргә ярата. Ә чынлыкта бө­тен кәгазь эшен, ярышларда беркетмәләрне ул  алып бара. Кыскасы, ул да шушы өлкәгә хезмәт куя. Династия белән эшләүнең өстенлекләре бик зур. Үз кешең барыбер үзеңнеке була. Уртак максатлар, уртак омтылышлар белән эшлисең. Иртәдән кичкә кадәр монда булып, балаларны каршы алып, озатып тормасаң, нәтиҗә көтмә.  Үзеңнең эшеңә тугры булганда гына яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкин», - ди Фәр­ход Усман улы...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев