Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Армиядән хат

Исәнмесез, хөрмәтле Закирҗан Миннемуллович һәм укытучылар! Сезгә кайнар сәламнәр белән Псков якларында армия сафларында хезмәт итүче 2015 елның чыгарылыш студенты Галиев Фәнил хат яза.

Эшләрегез яхшы гына барадыр, уңышларыгыз көннән-көн артадыр дип өметләнәм.
Минем үземә килгәндә, хезмәтемне яхшы гына үтим. Армия читтән карап торганда бик җиңел кебек икән ул, үзең хезмәт итә башлагач аның авырлыгын, егет кешедән бик күп физик көч таләп ителүен аңлыйсың. Йөгерү, турникта атыну, физик күнегүләр - барысы да көндәлек реҗимга кертелгән.
Закирҗан Миннемуллович, укытучылар, сезгә безне физик яктан әзерләгәнегез, төпле киңәшләр биргәнегез өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең ярдәм белән физик яктан чыныккан, йөгерү, төрле күнегүләр белән дус булган егет өчен армия сафлары җиңелрәк бирелә. Безне ныклы армия тормышына әзерләгәнегез өчен тагын бер кат зур рәхмәт! Сезгә авыр һәм мактаулы эшегездә зурдан-зур уңышлар, сабырлык, сәламәтлек телим. Безгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә чиксез булып әйләнеп кайтсын.
Галиев Фәнил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X