Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина: "Медпунктка килүчеләр кайчакта фельдшерыбыз Зөмәрәнең ипле мөгамәләсеннә сихәт алып, нигә килгәннәрен онытып кайтып китә".

Табибның теле - ярты дару, диләр. Безнең фельдшерга бик тә туры килә бу сүзләр, - ди Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина.

Зөмәрә Нуриева 23 ел инде авыл­дашларының сәламәтлеге сагында. Ярдәм кирәккәндә ял вакыты, төнге сәгатьләр белән дә исәпләшми. Кешеләргә ярдәм итә алуыннан ул рәхәтлек кенә тоя. Шулай икәнлеген үзе дә яшерми:

- Авыл фельдшерының эше бик җа­ваплы. Өлкән яшьтәге әби дә, бишектәге сабый да, урамда исереп йөрүче дә безнең җаваплылыкта. Аларга ярдәмем тия икән, мин шат кына. Авылыбызда медицина юлын сайлаган кызлар хәйран. Без кечкенә чакта фельд­шер Мәрьям апа иде. Аның өйләргә килеп стерилизаторны шалтыр-шолтыр ачып-япканнарына, авырулар белән матур итеп сөйләшүенә, ярдәм күрсәтүенә кызыгып, сокланып үстем. Аның үрнәгендә медицина юлын сайладым да инде.

Авыл табибын иң куандырганы - балалар туу. 219 хуҗалыклы Тимершыкта ел саен 12-15 бала дөньяга килә. Быел инде 7 сабый әти-әнисен сөендергән, алты гаилә шундый шатлык көтеп яши.

Соңгы елларда, республика күләмендә табиблар турында төрле сүзләр ишетергә туры килә. Аларны ришвәт алуда, авыруларга битарафлыкта гаепләүчеләр дә юк түгел. Әмма мондый күңелсез гамәлләр күпчелек табибларны урап уза. Авыруларны туганыдай якын күреп, аларны савыктыруда бар мөмкинлекне кулланып, кайгыртучанлык күрсәтүче табиблар, медицина хезмәткәрләре дә күп. Андыйларның хезмәте ел саен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан югары бәяләнә. Быел Шәмәрдән участок хастаханәсе баш табибы Радик Борһановка "Россия Федерациясенең атказанган табибы", Саба үзәк хастаханәсенең күз авырулары табибы Земфира Гариповага "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде. Район үзәк хастаханәсенең методик кабинет акушеркасы Зөһрә Галәвиева, хирургия бүлеге шәфкать туташы Зәмфәрия Низамиева Россия Федерациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шәмәрдәннән теш ясау технигы Гөлшат Хәки­муллина, Кызыл Мишә фельдшер акушерлык пункты мөдире Нина Мөбарәкҗановага министрлыкның Мактау грамотасы тапшырылды.

Халыкның саулыгын кайгырту мак­сатыннан матди-техник базаны яңартуда да колачлы эшләр алып барыла. Олы Кибәче, Кече Кибәче, Курсабаш, Түбән Утар, Татар Икшермәсе, Иләбәр авылларында төрле типтагы дәвалау пунктлары ачылды. Түбән Симеттә төзелә башлаган модульле фельдшер-акушерлык пункты да кулланышка тапшырылу дәрәҗәсендә.

Баш табиб, Зөфәр Сираҗиев әйтүенчә, бүгенге көндә Шәмәрдән хастаханәсендә төзекләндерү эшләре бара. Шунда ук күз дәвалау поликлиникасы ачылган иде. Район үзәк хастаханәсе бинасында урнашкан "Хәрәкәт" буыннарны дәвалау үзәгенә килүчеләрнең күплеге дә аның кирәклеген исбатлады. Шулай ук, районда өр-яңа лаборатория төзелә. Түбә астына кергән, эчке эшләрен генә төгәллисе калган. СПИД, ВИЧ кебек йогышлы авыруларны ачык­лау өчен кан анализга моңарчы Казанга җибәрелә иде. Лаборатория кулланышка тапшырылгач, үзебездә, тиз арада ачыклау мөмкинлеге туачак. Теш дәвалау поликлиникасын да шушында күчерү күздә тотыла.

Районда 62 табиб, 247 медицина хезмәткәре эшли. Авылларда 43 фельдшер халыкка хезмәт күрсәтә. Районыбызның кырыкка якын студенты шушы юнәлештә белем ала.

- Ел саен үзебезнең район мәктәпләрен тәмамлап, медицина юлыннан китәргә теләгән укучыларга юллама биреп югары уку йортларына озатабыз. Кызганычка каршы, барысы да районга әйләнеп кайталар дип әйтә алмыйм. Сәбәпләре төрле - кызлар башка якка кияүгә чыга, үзләренең белемнәрен күтәрү буенча интернатурадан соң, ординатурада калучылар да бар. Әмма моңа борчылырга кирәкми. Медицина юлын сайлап, кайда булса да халыкка хезмәт күрсәтәләр икән, бик яхшы, - ди Зөфәр Сираҗиев.

Туган мизгелдән гомеребезнең соңгы минутына кадәр ак халатлы шәфкать ияләре янәшәбездән атлый. Алар - иң мәрхәмәтле һәм рәхмәтле һөнәр иясе. Хәтта һөнәр дә түгел, ә гомер буе халыкка хезмәт итү. Аларга сырхауларны дәвалауда киләчәктә дә Гиппократ антына тугры калып хезмәт итүләр язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев