Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Якташыбыз, музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат

Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь тулган иде.

Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сугыш ветераны Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат. Бу мәгълүматны галимнең хатыны Альбина ханым раслады.

Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь тулган иде. Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов 1930 елда Татарстанның Саба районы Олы Арташ авылында туа. Әнисе Нурҗиһан — күренекле дин мәгърифәтчесе Хаҗи Җәләлетдин кызы, әтисе Нигъмәтҗан — шахтер, тирә-юньдә данлыклы гармунчы була. Мәхмүт бик кечкенәдән әнисенең көйләп китаплар укуын һәм бәет-мөнәҗәтләрнең моң-аһәңнәрен тыңлап, әтисенең гармунда халык көйләрен өздереп уйнавын ишетеп үсә. Аның балалык һәм үсмер еллары дәһшәтле сугыш чорына, туры килә. 11 яшьтән әнисен җирләгән Мәхмүткә тормыш арбасына җигелергә туры килә.

«Соңгы атнада хәле бик авыр иде. Бүген төнлә китеп барды. Иртән Осиново бистәсе зиратына җирләдек. Үзе шулай әйтеп калдырды. Ул зиратта минем әниләр җирләнгән», — диде галимнең тормыш иптәше.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов — татар халык көйләрен өйрәнүгә гомерен багышлаган галим. Казан музыка училищесенда укыта. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре буларак (1960-67, 1974-84 еллар), татар фольклоры буенча экспедицияләргә йөри.

1967–1973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1984-2003 елларда — Казан педагогика университетының татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.

2017 елда галимнең «Милләтем чын сәнгатькә лаек» диеп аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде. 

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X