Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры ветераны Земфира Досаева вафат

Земфира Досаева 1964-1995 елларда Тинчурин театрында эшләде.

ТАССРның халык артисты Земфира Досаева 84 яшендә Мәскәүдә вафат булган.

Күренекле актрисаның вафаты турында «Татар-информ»га Кариев театрының легендар артисты Нуриәхмәт Сафин хәбәр итте.

«Бик яраткан партнерым иде. Күп еллар бер сәхнәдә уйнадык. Ул 1995 елда көтмәгәндә генә театрдан китеп барды. Соңгы елларда Мәскәүдә яшәде. Биредә аның бертуган сеңлесе Зарема да, кызы да яши иде», — диде Нуриәхмәт Сафин.

«Соңгы елларда еш булмаса да шалтыратышып тора идек. Искиткеч актриса иде, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Рәсеменә карап утырам — юксындыра», — диде ул.

  • Татарстанның халык артисткасы Земфира Исхак кызы Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәү шәһәрендә артистлар гаиләсендә дөньяга килә. 1964 елда Казанга чакырыла һәм Республика татар күчмә — бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист булып эшли башлый. 1974 елда А.В. Луначарский исемендәге театр сәнгате институтын тәмамлый.
  • Татар театр сәнгате йолдызы З.Досаева иҗатының беренче көннәреннән үк үзен әйдәп баручы артистка итеп таныта. Ул иҗат дәверендә Фәүзия («Әнә килә автомобиль» Ф.Яруллин), Нина («Зарыгып көткәнем» А.Салынский), Галя («Хыянәтче» А.Макаенок), Әминә («Шикәрем син, балым син» А.Гыйләҗев), Хурия («Ефәк баулы былбыл кош» А.Гыйләҗев), Мәдинә («Җәяүле Мәхмүт» М.Кәрим), Гайнавал («Ташкыннар» Т.Гыйззәт), Бану («Хикмәтле доклад» К.Тинчурин), Рәсиха («Әниемнең ак күлмәге» Ш. Хөсәенов), Гөллия («Гармун уйный беләсеңме?» Т.Миңнуллин), Җиһан («Аршин мал алан» У.Гадҗибәков), Октябрина («Аты барның — дәрте бар» Н.Гаетбай), (Р.Хәмид «Исәнлеккә-саулыкка» Мәдинә) кебек югары профессионализм белән сугарылган бихисап рольләр башкарды.

Фото: Тинчурин театрының матбугат үзәге

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев