Шекшедә яшәүче Газизә Рәхмәтулла кызы Һидиятовага-80 яшь
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбриклибез! Тормышыбызга ямь өстәп, Ходай биргән гомереңне тынычлыкта,кайгы-хәсрәт күрмичә, сәламәт булып, балалар игелеге күреп, иминлектә үткәрергә язсын!
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен синең гомер көзләрең!
Иң изге теләкләр белән улың Илнур,киленең Гөлсинә,оныкларың Илсинә, Нәзилә.

Нет комментариев