Сабада яшәүче Гөлнара Ринат кызы Сафинага
Кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез! Сиңа иң кадерлесе- сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Һәрвакыттагыча сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле, олы йөрәкле, ачык йөзле булып кал. Тормышыбызны нурландырып, пар канатлы булып, балалар игелеге күреп, бәхеткә күмелеп яшәргә язсын!
Шатлыгыбыз һәрчак бергә безнең,
Синең белән булсак янәшә.
Сәламәт бул, гомерең озын булсын,
Безнең белән бергә мең яшә!
Сине яратып, тормыш иптәшең Марат, кызың Зәринә, улың Рөстәм.

Нет комментариев