Саба таңнары

Сабинский район

18+
Котлаулар

Юлбат авылында яшәүче Рамазан Раиф улы Галимуллинга – 60 яшь

13 апреля 2018, 11:25

1049

0

2

Юлбат авылында яшәүче Рамазан Раиф улы Галимуллинга – 60 яшь

 

Кадерлебез! Олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлектә балалар игелеге, оныклар куанычы күреп яшәвеңне телибез. Син-гаиләбезнең ныклы терәге, бүген дә яраткан хезмәтеңдә. Бенинди хәвеф-хәтәрсез, фаҗигаләрсез 40 елдан артык шофер булып эшләү- синең үз эшеңнең остасы булуыңа дәлил. Һәр юлчыга игътибарлы һәм ихтирамлы булуың өчен дә хөрмәтлиләр үзеңне. Киләчәктә дә имин юллар, җылы гаилә учагы көтсен сине!

Син булганга- нигез бәрәкәтле,

Син булганга- табын түгәрәк.

Бер-беребезгә җан җылысы биреп,

Гөрләп яшик әле бергәләп.

Иң изге теләкләр белән яраткан тормыш иптәшең Дания, балаларың Булат-Гүзәл, Рушан-Ландыш һәм оныгың Камил.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев