Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Җәмгыять

Шекше авылы яңа төс алды: юлларга асфальт җәю эшләре тулысынча тәмамланды

Шекше авылында күп еллар көтелгән капиталь төзекләндерү тәмамланды: юллардагы чокыр-чакыр һәм тузан урынын заманча асфальт каплады.

Саба районы Шекше авылы юлларында капиталь төзекләндерү эшләре ахырына якынлашты. Күп еллар дәвамында авыл халкының иң актуаль проблемаларының берсе булган юл мәсьәләсе ниһаять уңай хәл ителде.

 Төзекләндерү кампаниясе кысаларында белгечләр тарафыннан күләмле әзерлек эшләре башкарылды. Иске, тузган юл катламы тулысынча салдырып алынды, канаулар чистартылды, су агу системалары  тикшерелде.

 

Хәзер Шекше авылы танымаслык булып үзгәрде. Юллардагы тирән чокыр-чакырлар, баткаклык һәм тузан урынын тигез, шома һәм ныклы асфальт каплады. Бу гамәл юл-транспорт инфраструктурасын гына яхшыртып калмады, ә авылның тышкы йөзенә дә ямь өстәде.

 «Ниһаять, безнең дә шәһәрнекеннән ким булмаган юлыбыз бар! Балалар бакчага пычранмыйча бара ала, велосипедта рәхәтләнеп йөрергә була», — дип уртаклаша авыл халкы.

 Авыл халкы әлеге проектны гамәлгә ашырган өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Саба муниципаль районы хакимиятенә һәм юл-төзелеш бригадасына зур рәхмәтен белдерә. Яңа юллар Шекшенең үсешендә яңа бит ача һәм авылда яшәү сыйфатын тагын да арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев