Ата-аналар игътибарына! 11-22 майда Татарстанда балаларның ялы һәм товарлар куркынычсызлыгы буенча «Кайнар линия» эшлиячәк!
Чара җәйге сезон башлану уңаеннан оештырыла һәм балаларның ялы вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, шулай ук балалар товарларының сыйфатын контрольдә тотуга юнәлтелгән.
РФ Халык хокукларын саклау һәм кеше тормышы куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр итүенчә, республикада киң күләмле тематик консультацияләр биреләчәк . Чара җәйге сезон башлану уңаеннан оештырыла һәм балаларның ялы вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, шулай ук балалар товарларының сыйфатын контрольдә тотуга юнәлтелгән.
2026 елның 11-22 маенда белгечләр түбәндәге мәсьәләр буенча сорауларыгызга җавап бирергә әзер:
- Балалар һәм үсмерләр өчен җәйге ялны оештыру;
- Балалар товарларының (киемнәр, уенчыклар, аяк киеме) сыйфаты һәм куркынычсызлыгы;
- Ял урыннарына санитар-эпидемиологик таләпләр.
Безнең район халкы түбәндәге контактлар буенча белгеч консультациясен ала ала:
- «Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 62-2-39-40
- Электрон почта: rpn.saby@tatar.ru
Бу контакт Саба һәм Теләче районнары кешеләре өчен кулланыла.
Кукмара һәм Питрәч районнары халкы өчен 8 (843) 64-2-81-08 телефоны һәм rpn.kukmor@tatar.ru почтасы эшли.
Ата-аналарны Роспотребнадзор экспертларының рәсми мәгълүматларын алу мөмкинлеге белән файдаланырга чакырабыз. Балаларыгызны саклагыз һәм алар өчен товарлар сатып алганда хәстәрлек белән сайлагыз!
Чыганак: Саба муниципаль районы сайты
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев